В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Алдан язылу 16-17 нче гыйнварда уздырылачак.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 10 нчы гыйнвар). Россия кулланучылар күзәтчелегенең ТР буенча идарәсе эшмәкәрләр өчен ачык ишекләр көне үткәрәчәк.
Халыкны кабул итү 18 нче гыйнварда 14:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр Большая Красная урамы, 30 һәм Сеченов урамы, 13а адреслары буенча алып барылачак. Алдан язылу 16-17 нче гыйнварда 10:00 дән 17:00 гә кадәр +7(843)222-84-28 (төшке ашка тәнәфес 12:00 дән 12:45 кә кадәр) телефон номеры буенча башкарылачак. Шул ук вакытта кызыксындырган сорауны җиткерергә кирәк, дип хәбәр ителә ведомство сайтында.
Республика районнарында консультацияләр алу өчен алдан язылу идарәнең территориаль бүлекләренең телефон номерлары буенча башкарыла.