Алдан язылу мәҗбүри.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
Казанда консультация алу өчен алдан язылу түбәндәге телефон номерлары буенча уздырыла: +7(843)238-36-32, +7(843)238-18-41. Шалтыратулар 14-16-нчы декабрьдә 10.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр кабул ителә (12.00 сәгатьтән 12.45 сәгатькә кадәр тәнәфес), язылу вакытында кызыксындырган сорауны да җиткерергә кирәк булачак. Республика районнарында консультация алу өчен алдан язылу республика ведомствосы сайтларында күрсәтелгән территориаль бүлекләрнең телефон номерлары буенча гамәлгә ашырыла.
Казанлылар өчен кабул итү Большая Красная, 30 һәм Сеченов урамы, 13а адреслары буенча оештырылачак, дип хәбәр ителә Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе сайтында.
Консультациягә язылган эшмәкәрләргә идарәдә һәм аның территориаль бүлекләрендә булганда сулыш органнарын шәхси саклау чараларын (битлекләрне, респираторларны) кулланырга кирәк.