Элегрәк ул Казанның Вахитов һәм Идел Буе районнары башлыгы урынбасары вазифасын башкарды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче июль, Алинә Бережная). Казанның Административ-техник инспекция идарәсе башлыгы итеп элек Казанның Вахитов һәм Идел Буе районнары администрациясе башлыгы урынбасары вазифасын башкарган Дмитрий Кадыкеев билгеләнде. Административ-техник инспекция идарәсе хезмәткәрләренә яңа җитәкчене кичә Башкарма комитет аппараты җитәкчесе Евгений Варакин һәм Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров тәкъдим иттеләр.
Исегезгә төшерәбез, 1-нче июльдә узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Әлфир Шәмсетдиновның Административ-техник инспекция идарәсе башлыгы вазифасыннан китүе билгеле булды, ул Казан торак инспекциясенә җитәкче булып билгеләнде.
Административ-техник инспекция идарәсенең яңа башлыгын тәкъдим итеп, Евгений Варакин Дмитрий Кадыкеевның һөнәри сыйфатларын билгеләп үтте - бу юнәлештә үзенең хезмәт эшчәнлеген ул Казан Башкарма комитетының Административ-техник инспекциясе идарәсенең Вахитов һәм Идел Буе районнары муниципаль контроль бүлегенең баш белгече вазифасыннан башлаган. «Ул - урыннардагы эшне, административ комиссиянең эшен белгән стажлы җитәкче», - диде Е.Варакин.
Үз чиратында Дмитрий Кадыкеев билгеләп үткәнчә, Административ-техник инспекция идарәсе эше, элеккеге кебек үк, Казан файдасына юнәлтеләчәк. «Биредә коллектив оешты, хезмәткәрләр барысы да тәҗрибәле, мин Казанның чәчәк атуы һәм үсүе өчен бергә эшләячәкбез, дип уйлыйм», - дип йомгаклады Д.Кадыкеев.
Илдар Шакиров Казанның Административ-техник инспекциясе идарәсе хезмәткәрләренә яңа башлык җитәкчелегендә җайга салынган эш теләде.
Белешмә
Кадыкеев Дмитрий Иван улы 1972 елның 31-нче гыйнварында Чиләбе өлкәсенең Нагайбак районы Париж авылында туа. Белеме югары – 1994 елда инженер-металлург белгечлеге буенча Магнитогорск дәүләт тау-металлургия институтын тәмамлый.
1994 елның октябреннән 2003 елның февраленә кадәр Магнитогорск шәһәре Эчке эшләр идарәсе органнарында хезмәт итә.
2003 елның апреленнән 2007 елның гыйнварына кадәр Магнитогорск шәһәрендә «Компания Фаэтон» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә белгеч, куркынычсызлык хезмәте җитәкчесе булып эшли.
2007 елның августыннан 2008 елның февраленә кадәр «Инвестсбербанк» ачык акционерлык җәмгыяте кредит-касса офисының ваклап сату бизнесының бурычлары белән эшләү секторы агенты булып эшли.
2008 елның февраленнән 2010 елның февраленә кадәр Магнитогорск шәһәрендә «ОТП Банк» ачык акционерлык җәмгыяте кредит-касса офисының ваклап сату бизнесының бурычлары белән эшләү секторы агенты булып эшли.
2010 елның октябреннән 2011 елның февраленә кадәр Түбән Новгород шәһәрендә «Экос» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең инспекторы булып эшли.
2011 елның февраленнән 2015 елның августына кадәр Казан шәһәре Башкарма комитетының Административ-техник инспекциясе идарәсенең Вахитов һәм Идел Буе районнары муниципаль контроль бүлеге башлыгы булып эшли.
2015 елның августыннан 2017 елның сентябренә кадәр Казан шәһәре Башкарма комитетының Вахитов һәм Идел Буе районнары администрациясенең җәмәгать куркынычсызлыгы мәсьәләләре буенча бүлек башлыгы булып эшли.
2017 елның сентябреннән 2019 елның июненә кадәр Казан шәһәре Башкарма комитетының Вахитов һәм Идел Буе районнары администрациясе башлыгы урынбасары булып эшли.
2019 елның 1 июленнән Казан шәһәре Башкарма комитетының Административ-техник инспекциясе идарәсе башлыгы вазифасына билгеләнә.
«3 класслы муниципаль киңәшче» класс чинына ия. Казан шәһәре Башкарма комитетының Мактау грамотасы (2016 ел), «Казан шәһәрендәге 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадасы» медале (2014 ел) белән бүләкләнә.