Республика халкы балаларның сәламәтлек саклау өлкәсендә хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау мәсьәләләре буенча консультацияләр алачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче сентябрь). 1-нче октябрьдә Татарстанда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина Казанда гражданнарны кабул итәчәк.
Республика халкы балаларның сәламәтлек саклау өлкәсендә хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау мәсьәләләре буенча консультацияләр алачак. Актуаль сорауларга шулай ук ТР Сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмира Абашева һәм ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы урынбасары Фәридә Яркәева җавап бирәчәк.
Очрашу Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппаратында узачак: Карл Маркс ур., 61. Кабул итүгә эләгү өчен, гражданнарга (843) 236-61-64 телефоны аша алдан язылып куярга кирәк, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.