Консультация узу өчен алдан язылу кирәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы июль). 8-нче июльдә Казанда Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы, Татарстан Республикасы буенча Баш медицина-социаль экспертиза бюросы, Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясе Социаль иминият фонды вәкилләре гражданннарны кабул итәчәк.
Гражданнарны кабул итү 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр үтәчәк. Консультация өчен +7(843)236-41-80 телефоны буенча алдан язылу кирәк, дип хәбәр итә ТРда кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппараты.