Татарстанлылар үз сорауларын Skype, Zoom яки WhatsApp программалары аша бирә алачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче июнь). 16-нчы июньдә Казанда Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская һәм Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков катнашында уртак кабул итү чарасы узачак.
Татарстанлылар үз сорауларын Skype, Zoom яки WhatsApp программалары аша турыдан-туры тоташу юлы белән бирә алачак. Моның өчен алдан түбәндәге телефон буенча язылырга кирәк: +7(843)236-41-80, дип хәбәр итә Татарстандагы кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппараты.