Бадалонаның «Ховентут» командасы белән очрашу Европа Кубогы кысаларында узачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче октябрь). Казан УНИКСы үз кырында Испаниянең Бадалон шәһәрен тәкъдим итә торган әйдәп баручы баскетбол клубларының берсе – «Ховентут»ка каршы уенга әзерләнә. Европа Кубогы кысаларында матч иртәгә, 23-нче октябрьдә, «Баскет-холл» мәйданчыгында узачак.
Бу сезонда командалар бер төркемдә уйный – Һәрберсенең тәҗрибәсендә өч уенда икешәр җиңү бар. Искәртеп узабыз, УНИКС Европа беренчелегендә Италиянең «Брешия» командасына оттырып старт алды. Әмма соңрак Люблянаның «Цедевита Олимпия» клубын үз мәйданчыгында һәм кунакта Франциянең «Нантер 92» командасын җиңде.
Алдагы матч иртәгә 19.30 сәгатьтә башлана, дип хәбәр ителә Казан баскетбол клубы сайтында.