Тиешле боерыклар шәһәр Башкарма комитетында имзаланды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче июнь). Казанның Совет районында вакытлыча Мир һәм Гвардия урамнары буйлап автомобиль юлларының аерым участокларында транспорт хәрәкәте чикләнгән. Тиешле боерыклар шәһәр Башкарма комитетында имзаланды.
5-нче июньгә кадәр транспорт хәрәкәте Мир урамындагы 32-нче һәм 43-нче йортлар янында чикләнгән. Бу җылылык белән тәэмин итү челтәрләрен күчерү эшләре белән бәйле.
13-нче июльгә кадәр транспорт хәрәкәте Гвардия урамы буенча - Әмәт магистраленнән Даурия урамына кадәрге участокта чикләнгән. Бу юлның машиналар йөрү өлешен төзекләндерү белән бәйле.