Шәһәрлеләрне спектакль-табын, борынгы йортлар буенча экскурсияләр, «Печән базары» фестивале һәм башка бик күп нәрсәләр көтә.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче август). 29-нчы һәм 30-нчы август көннәрендә Кабан күле яр буенда Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәре көненә багышланган «Милли кием» бәйрәме узачак. Ике көнгә Мәрҗани урамының бер өлеше җәяүлеләр урамына әвереләчәк, анда заманча мәдәният һәм дизайн фестивале узачак һәм башка бик күп чаралар.
Бәйрәмдә чәй зонасы, милли кухнялы фудкорт, мәгариф мәйданчыгы, балалар зонасы һәм фотозоналар оештырылачак. Шәһәрлеләр һәм кунаклар Иске Татар бистәсендә сакланып калган атаклы шәхесләрнең йортлары буенча экскурсиягә кушыла алачак.
«Гаилә портреты» проекты кысаларында алдан язылу буенча теләгән һәркем үз гаиләсе белән зур булмаган фотосессиядә катнаша һәм шул ук көнне әзер фотопортрет ала алачак.
Бәйрәмнең кульминациясе иммерсив спектакль булачак, аның режиссеры Искәндәр Нуриҗанов. Зур булмаган атмосфералы күренешләр бистәнең тарихи вакыйгаларын һәм гаилә традицияләрен тасвирлый.
Йөзә торган сәхнәдә Татарстан, Башкортстан һәм Удмуртия артистлары катнашында акустик форматта ике көнлек музыкаль программа узачак. Ишкәкле мәктәп янындагы пирста икенче тапкыр спектакль-табын узачак.
Моннан тыш, яр буенда Иске Татар бистәсендә яшәгән танылган кешеләрнең нәселенә багышланган фотокүргәзмә ачылачак, аның авторы - танылган фотограф, тамырлары белән Татарстаннан чыккан Булат Арсланов, дип хәбәр итә оештыручылар.