В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Чикләүләр 10-нчы сентябрьдән башлана.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы сентябрь). Казанда вакытлыча Рихард Зорге урамындагы автомобиль юлы буйлап хәрәкәтне чикләячәкләр. Тиешле боерыкка шәһәр Башкарма комитетында кул куелган.
10-нчы сентябрьдән 15-нче октябрьгә кадәр Юлиус Фучик урамындагы 95-нче һәм 34/1 номерлы йортлар янындагы участок ябылачак. Бу метрополитен төзелеше зонасыннан хуҗалык-көнкүреш канализациясе челтәрен чыгару эшләре белән бәйле.