Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
14.02.2020, 11:37

Казан уикенды: «Моабит дәфтәрләре»н күрсәтү, дуслык турында фильм һәм хәйрия концерты

KZN.RU порталы традицион афишаны әзерләде.

(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче февраль). Киләсе ял көннәрендә Казан халкын һәм кунакларын бик күп чаралар көтә. Җиңү паркында совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 31 ел тулуга багышланган митинг узачак. Татарстан Республикасы Милли музеенда татар шагыйре Муса Җәлилнең «Моабит дәфтәрләре»н күрергә мөмкин булачак. Бу уикендта шәһәрдә танылган татар артистлары катнашында хәйрия ярминкәләре һәм концертлар узачак. Ә спорт сөючеләр исә фигуралы шуу нигезләрен үзләштерә яисә 5 чакрымга йөгерүдә катнаша ала. KZN.RU порталы традицион афишаны әзерләде, анда һәркем күңеленә хуш килердәй чара таба алачак.

Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 31 ел тулу уңаеннан митинг (12+)

15-нче февраль көнне 9.00 сәгатьтә

Җиңү паркында совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 31 ел тулуга багышланган митинг узачак – биредә Дан мемориалы колоннадасы янында Мәңгелек утка чәчәкләр салу тантанасы узачак.

Парк территориясендә бу көнне кыр кухнясы эшләячәк: армия боткасы һәм кайнар чәй белән сыйланырга мөмкин булачак. Шулай ук Җиңү паркында әфганчылар хөрмәтенә куелачак һәйкәл макеты урнаштырылачак.

Горький исемендәге паркта 5 чакрымга йөгерү (12+)

15-нче февраль көнне 9.00 сәгатьтә

Parkrun Казан - йөгерергә яратучылар өчен һәр атна саен Горький исемендәге паркта уза торган спорт чарасы. 5 чакрымга йөгерештә, яшенә яки спорт әзерлеге дәрәҗәсенә карамастан, теләгән һәркем катнаша ала. Катнашучылар исемлегенә эләгү өчен parkrunда бер тапкыр теркәлү узу һәм махсус штрих-код алу да җитә.

Муса Җәлилнең тууына 114 ел (6+)

15-нче февраль көнне 12.00 сәгатьтә

Татарстан Республикасы Милли музеенда шагыйрь, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең тууына 114 ел тулуны билгеләп үтәчәкләр. Традиция буенча бу көнне казанлылар һәм шәһәр кунаклары «Моабит дәфтәрләре»н күрә алачак.

«Моабит дәфтәрләре» - Берлинның «Моабит» төрмәсендә Муса Җәлил иҗат иткән шигырьләрнең кулъязмалары. Алар могҗиза белән сакланып калган, ә хәзер музейның иң кыйммәтле экспонатларының берсе булып торалар. Кулъязмаларны елга бер тапкыр - 15-нче февральдә генә күреп була.

Бу көнне «Җәлил укулары» Халыкара әдәби конкурсында җиңүчеләр төрле телләрдә татар шагыйренең шигырьләрен укыячак. Беренче тапкыр Бөек Ватан сугышы чорындагы совет һәм алман ату коралларын күрсәтү белән реконструкторлык дәресе узачак.

Көн дәвамында музейда «һәлак булганда да, герой үлмәячәк» һәм «М.Җәлил. Батырлык гасырлар буена сакланачак» күргәзмәләре эшләячәк. Экспозицияләрдә музей җыелмасыннан Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләренең батырлыгы белән бәйле ядкарьләр тәкъдим ителгән. Чарага керү ирекле.

Мари мәдәнияте көннәре кысаларында күргәзмәләр (6+)

15-нче февраль 12.00 сәгатьтән

11-21-нче февральдә Казанда Мари мәдәнияте көннәре уза, аның кысаларында Татарстанның мари җәмәгатьчелеге вәкилләре һәм Марий Эл кунаклары катнашында мәдәни-массакүләм программалар оештырылган.

15-нче февральдә өч тематик күргәзмә – «Марийская земля – очарование России» декоратив-гамәли сәнгать күргәзмәсе, Марий Эл Республикасы Дәүләт архивы фондларының «У истоков Марийской автономии» архив документлары күргәзмәсе, шулай ук республикага багышланган балалар рәсемнәре конкурсында катнашучыларның күргәзмәсе эшли башлаячак.

Дуслык турында фильм (12+)

15-нче февраль 16.00 сәгатьтә

«Залесный» мәдәни үзәгендә дуслык турында фильм күрсәтеләчәк. Бушлай кино күрсәтү ТАССРның 100 еллыгына багышлана.

Тамашачылар татар телендә тулы метражлы «Бөркетләр» нәфис картинасын күрәчәкләр. Фильмда тормыш упкынында ярдәмчесез калган пенсионерлар язмышы белән килешә алмаучы өч Казан картының дуслыгы һәм катлаулы тормыш тарихы турында сөйләнә. Кинотасмада танылган актерлар Ринат Таҗетдинов, Равил Шәрәфиев, Әзһәр Шакиров, Минвәли Габдуллин, Нәфисә Хәйруллина төшкән. Фильмның озынлыгы - 1 сәгать 17 минут.

Хәйрия концерты (0+)

16-нчы февраль 10.00 сәгатьтә

Казанның сәүдә үзәкләренең берсендә хәйрия концерты узачак, анда татар артистлары Гүзәлем һәм Салават Миңнеханов, Мөнир Рахмаев, Лэйна, Роберт Ямгуров һәм Марсель Вәгыйзов катнашачак. Концертта Казанның иҗат һәм спорт коллективлары, Беренче каналдагы «Лучше всех» тамашасында катнашучылар Оля Косарева һәм Ульяна Ложкина, яшь вокалчылар Ясминә Мөхетдинова һәм Айсылу Миңневәлиева, гимнаст Самирә Әминова, «Кудрены» вокал проекты, скрипкада уйнаучы Алинә Зәкиева һәм вокалчы Лилия Ногманова чыгыш ясаячак. Шулай ук урта гасыр көрәше осталары, Айкидо академиясенең яшь спортчылары һәм Дарья Мамаеваның Фors бию студиясе артистлары чыгышлары да планлаштырылган.

Бәйрәм вакытында хәйрия ярминкәсе эшләячәк, анда кулдан эшләнгән курчаклар, бизәнү әйберләре, өй җиһазлары һәм йорт өчен декор сатып алырга мөмкин булачак. Барлык җыелган акчалар ТР «Балаларга» хәйрия иҗтимагый оешмасының «Хастаханә балалары» һәм «Ипотерапия» проектларына тотылачак.

Бәйрәм 10.00 сәгатьтән 12.30 сәгатькә кадәр Җиңү Проспекты, 141 адресы буенча узачак. Керү ирекле.

Фигуралы шуу буенча бушлай дәрес (6+)

16-нчы февраль көнне 10.00 сәгатьтә

«Черек күл» паркы шугалагында фигуралы шуу буенча бушлай дәрес узачак. Дәресләрдә фонарь яки дуга буенча шуу элементларын ясарга, шулай ук катлаулырак элементларны да, мәсәлән, карлыгач яки база әйләнешләренең берсе – либеланы ясарга өйрәнергә мөмкин булачак. Тимераякларны үзең белән алып килергә яки арендага алырга була.

Дәресне Красноярск шәһәрендә узган 2019 елгы XXIX Бөтендөнья кышкы универсиадасының бронза призеры Арина Пашина үткәрәчәк.

Эшкәртү өчен икенчел чимал һәм кием җыю акциясе (6+)

16-нчы февраль 10.00 сәгатьтә

Казанда икенчел чимал һәм кием-салым җыю буенча экологик акция узачак. Шәһәр халкы кирәкмәгән әйберләрне, макулатура һәм пластикны мобиль пунктка тапшыра алачак.

Акциягә кушылырга теләүчеләрне икенчел чималны әзерләү буенча инструкцияне игътибар белән өйрәнергә, шулай ук эшкәртүгә нәрсә тапшырырга мөмкин булуын, ә нәрсә ярамый икәнлеген карарга чакыралар. Акция 10.00 сәгатьтән 11.00 сәгатькә кадәр түбәндәге адрес буенча узачак: Әмирхан проспекты, 3.

Үзмәшгульләр ярминкәсе (0+)

15-нче һәм 16-нчы февраль 10.00 сәгатьтә

Казанда үзмәшгульләр ярминкәсе узачак, анда эшкуарлар үз товарларын һәм хезмәтләрен күрсәтәчәкләр. Барлык теләүчеләр Үзмәшгульлек үзәге белгечләреннән яңа салым режимы буенча эш алып бару һәм теркәлү буенча консультация ала алачак.

Маркетта катнашучы булу өчен түбәндәге номер буенча: +7(965)585-81-81 яки сайтта теркәлергә кирәк. Ярминкә ике көн дәвамында түбәндәге адрес буенча урнашкан шәһәр сәүдә үзәгендә узачак: Ибраһимов пр., 56.

«Татлы ризыкны җылы әйберләргә алыштырабыз» хәйрия акциясе (0+)

Казанның «Континент» паркында «Татлы ризыкны җылы әйберләргә алыштырабыз» хәйрия акциясе узачак. Барлык теләүчеләр дә аңа кушыла һәм мохтаҗларга ярдәм итә ала. Әйберләр чиста һәм яхшы хәлдә булырга тиеш. Оештыручылар рәхмәт йөзеннән акциядә катнашучыларга татлы бүләкләр тапшырачак. Әйберләрне җыю Яңа Савин районындагы «Континент» паркында 10.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр барачак.

Шимбә көнне, 15-нче февральдә, парктагы акциягә «Игелекле фудтрак» – авыр тормыш хәлендә калган кешеләргә кайнар ризык тарату мобиль пункты кушылачак. Шәһәрлеләр бушлай кайнар ризык ала алачак.

Һөнәрчеләр ярминкәсе (0+)

14-16-нчы февральдә Казанда һөнәрчеләр ярминкәсе уза. Килүчеләр кулдан эшләнгән оригиналь эшләнмәләр – уенчыклар, бизәнү әйберләре һәм көнкүреш әйберләре сатып ала алалар. Ярминкәдә Казан, Яшел Үзән, Яр Чаллы, Ульяновск, Стәрлетамак, Глазов, Ижевск, Йошкар-Ола осталары үз эшләнмәләрен тәкъдим итәчәк. Ярминкә Рихард Зорге ур., 11б адресы буенча урнашкан сәүдә үзәгендә 10.00 сәгатьтән 22.00 сәгатькә кадәр эшли.

«Могҗизалар киштәсе» хәйрия ярминкәсе (0+)

14-16-нчы февраль көннәрендә Казанда «Могҗизалар киштәсе» хәйрия ярминкәсе уза. Барлык җыелган акчалар да балаларга тотылачак. «Могҗизалар киштәсе»ндә шәһәр халкы һәм кунаклары булачак бәйрәмнәргә сувенирлар, бүләкләр, бизәнү әйберләре, аксессуарлар һәм тәм-томнар сатып ала алачак. Ярминкә 10.00 сәгатьтән 22.00 сәгатькә кадәр түбәндәге адрес буенча уза: Ибраһимов пр., 56.

А.В.Котков исемендәге рус хор музыкасы фестивале (6+)

15-нче һәм 16-нчы февраль 14.00 сәгатьтә

Казанда А.В.Котков исемендәге XXIX Республика рус хор музыкасы фестивале узачак. Шәһәр концерт заллары сәхнәләрендә бөтен республикадан иҗат коллективлары чыгыш ясаячак. 15-нче февраль 14.00 сәгатьтә концерт Пушкин исемендәге Концертлар залында, 16-нчы февраль 14.00 сәгатьтә - Татарстан Халыклары дуслыгы йортында узачак. Чарага керү ирекле.

Барлык яңалыклар