Җылы көннәр, алдагы яллар кебек үк, вакытны саф һавада үткәрергә чакыра.
(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче май). Бу елның иң кыска атналарының берсе ахырына якынлаша. Җылы көннәр, алдагы яллар кебек үк, вакытны саф һавада үткәрергә чакыра. Алдагы дүрт көндгә Казанда узачак чаралар программасы бик эчтәлекле һәм төрле. Әйтик, бу вакыт эчендә Җиңү көненә багышланган чараларда катнашырга, фитнес-зарядкага кушылырга, Кремль яр буенда биеп алырга һәм, әлбәттә, шәһәрдәге «Гриль-фест» парк фестивалендә иң яхшы шашлыкны татып карарга мөмкин. KZN.RU порталы шәһәрдә кызыклы вакыйгаларны барларга, ялларны планлаштырырга ярдәм итәчәк.
Казанда Җиңү көне
9-нчы май, 9.30 сәгатьтә
Казанда Җиңү көнен бик масштаблы билгеләп үтәчәкләр. Төп вакыйгалар 10.00 сәгатьтә Меңьеллык мәйданында башланачак: Җиңү парады, «Үлемсез полк» акциясе булачак, анда катнашучыларны җыю Аграр университеты районындагы Карл Маркс һәм Толстой урамнары киселешендә 13.00 сәгатьтән башланачак. Җиңү паркында бәйрәм программасы 10.00 сәгатьтә башлана һәм кичкә кадәр дәвам итә, ә «Казан Арена» стадионында концерт 19.00 сәгатьтә башлана һәм 22.00 сәгатьтә бәйрәм салюты белән тәмамланачак. 9-нчы майда планлаштырылган чаралар исемлеген махсус бүлектә күрергә мөмкин.
Ленин исемендәге мәдәни-ял итү комплексында - «Берлинга юл».
9-нчы май, 10.00 сәгатьтә
Ленин исеемндәге мәдәният йорты кинотеатрында «Алар безгә тыныч тормыш бүләк итте» кинокуелышлары дәвам итә. Программага сугыш турында фильмнар кертелгән. Җиңү көнендә тамашачылар бушлай «Берлинга юл» картинасын карый алачак.
Казан Кремлендә Җиңү көне
9-нчы май, 10.00 сәгатьтә
«Казан Кремле» музей-тыюлыгы шәһәр халкы һәм Татарстан башкаласы кунаклары өчен бай программа әзерләде. 10.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Татарстан дәүләтчелеге тарихы музеенда «Бабайга хат» акциясе узачак, 11.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр Пушкин ишегалдында асфальтта рәсем ясау буенча «Безнең Җиңү» конкурсы планлаштырылган. Соңрак, 13.00 сәгатьтә, асфальтта рәсем ясауга Татарстан дәүләтчелеге тарихы музеенда да кушылырга мөмкин булачак.
11.00 сәгатьтә Казан Кремле буенча «Җиңү йөзләре» квесты башлана, һәм фотозоннар эше оештырыла. 14.00 сәгатьтә Благовещение соборы тарихы музее барлык теләүчеләрне «Доброе семя» иҗади дәресенә чакыра, 15.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр «Эрмитаж-Казан» үзәгенең лекция залында «Сугыш елларында Эрмитаж» фильмын күрсәтәчәкләр. Кич белән 17.00 сәгатьтә «Манеж» күргәзмәләр залында тарих фәннәре кандидаты Римма Идрисова «Төтен һәм ялкын. Георгий тасмасы тарихыннан» дигән лекция укыячак, ә 17.15 сәгатьтә шунда ук Казанның «Җиңү язы» сәнгать осталары концерты башлана.
Аксенов скверында Җиңү көне
9-нчы май, 11.00 сәгатьтән
Аксенов скверы Җиңү көнен бәйрәм итүнең тагын бер мәйданчыгы булачак. Бәйрәм программасы биредә 11.00 сәгатьтә башлана. Сәхнәдә сәнгать ансамбльләре сугыш еллары җырлары һәм биюләре белән чыгыш ясаячак. Шулай ук биредә кыр кухнясы боткасын татып карарга һәм хәрби темага тарихи конкурсларда катнашырга мөмкин булачак. Чара «Мир» кинотеатрында «В бой идут одни старики» фильмын бушлай күрсәтү белән тәмамланачак.
Кыр кухнясы, концерт, Җиңү вальсы һәм Кремль яр буенда шарлар очырту
9-нчы май, 11.30 сәгатьтән
Кремль яр буенда пирс янында көн дәвамында кыр кухнясы эшләячәк. 16.00 сәгатьтән биредә пирста «Җиңү көне – бөтен ил бәйрәме!» дигән бәйрәм концерты башлана. 18.00 сәгатьтә шәһәр халкы Үзәк аллеяда Җиңү вальсына кушыла алачак. Көн ахырында 20.00 сәгатьтә «Хәтер сәгате» акциясе башлана һәм яр буеннан килүчеләр күккә ак шарлар очыра алачак.
Горький паркында ачык фитнес-зарядка
10-нчы май, 10.00 сәгатьтә
Җомга көнне, 10-нчы майда, 10.00 сәгатьтә шәһәр халкы Горький паркындагы ачык фитнес-зарядкага кушыла алачак. Шәһәрлеләр тәҗрибәле белгеч белән шөгыльләнеп кенә калмыйча, кояшлы иртә белән дә, саф һава белән дә хозурлана һәм уңай кешеләрдән энергия заряды ала алачак.
Кремль яр буенда социаль-бал биюләре
10-нчы май, 18.00 сәгатьтә
Казанлыларны яр буенда биергә чакыралар. Сәхнәдә пирс янында ике сәгать дәвамында социаль-бал биюе буенча мастер-класс узачак.
Горький паркында иртәнге йөгерү
11-нче май, 8.45 сәгатьтә
5 километрлы йөгерештә яше, җенесе яки спорт әзерлегенә карамастан, теләгән һәркем катнаша ала. Катнашучылар исемлегенә эләгү өчен рәсми сайтта теркәлү узу һәм махсус штрих-код алу да җитә. Теләгән кешеләр үзләре белән дүрт аяклы дусларын – этләрен ала ала, хуҗалары кебек аларга да бөтен маршрутны үтәргә туры киләчәк.
2019 елга волонтерлык программасын тәкъдим итү
11-нче май, 14.00 сәгатьтә
11-нче майда 14.00 сәгатьтә Cube контейнер үзәгендә 2019 елга волонтерлык программасын тәкъдим итәчәкләр. Экотуризм үзәге вәкилләре Wild Camp һәм Рус география җәмгыяте белән берлектә барлык теләүчеләрне дә теркәячәк. Моннан тыш, биредә «Бөтен дөнья буйлап ничек бушлай сәяхәт итәргә һәм моның белән ничек файда китерергә» дигән лекция узачак. Чарага +7 (987)287-12-12 телефоны аша алдан теркәлү үткәннән соң эләгеп була.
Кремль яр буендагы тарихи квест һәм биюләр
11-нче май, 16.00 сәгатьтә
«Җиңү кайтавазы» фестивале кысаларында Кремль яр буенда «Җиңүгә юл!» тарихи квесты узачак. Катнашучыларны чын хәрби сынаулар көтә: кырны миналардан арындыру, АК-47 автоматын сүтү-җыю, Ленинградтагы ипинең тәүлек нормасын, авырлыгын билгеләү һ.б. Квестта катнашу өчен, «ВКонтакте»да комментарийларда «Катнашам» сүзен калдырып теркәлергә кирәк.
Моннан тыш, 16.00 сәгатьтә балалар аллеясында яр буеның нәни кунаклары өчен дискотека башланачак, ә 20.00 сәгатьтә 18 яшьтән өлкәнрәк булган шәһәрлеләрне сальса һәм бачата серләрен өйрәнергә чакыралар.
«Гриль-фест» барбекю парк фестивале
11-нче һәм 12-нче май, 12.00 сәгатьтән
11-нче һәм 12-нче май көннәрендә Горки-Әмәт урманында беренче «Гриль-фест» барбекю парк фестивале узачак, биредә казанлылар Казанның иң яхшы биналарының ризыкларын татып караячак, ит мариновать итәргә һәм шашлык кыздырырга өйрәнәчәк.
Яшел чирәмгә утырып теләгән һәркем шәһәрнең 15 рестораны һәм йортының ризыкларын авыз итә алачак. Биредә үк шәһәрнең танылган шеф-пешекчеләре мастер-класслар үткәрәчәк, алар итне дөрес мариновать итәргә һәм кыздырырга, соус комбинацияләрен сайларга, ризыкларны рәсмиләштерергә өйрәтәчәкләр, шулай ук кибетләрдә ит продуктларын ничек сайларга кирәлеге турындагы киңәшләре белән уртаклашачаклар.
Бәйрәмдә балалар өчен дә күңел ачу чаралары булачак. Чирәмлектә уен паркыннан балалар зонасы эшләячәк. Ә зур агач астында гамак, плед һәм өстәл уеннары белән махсус «тын зона» оештырылачак.
Моннан тыш, фестивальнең беренче көнендә Cube инвентаре җәйге прокаты эшли башлаячак, анда плед, бадминтон, фрисби, тупларны арендага алырга мөмкин булачак.
Батырлык көне
12-нче май, 10.00 сәгатьтә
Урицкий паркында «Батырлык көне» бәйрәме узачак. Программада – көрәш, эстафета һәм квестлар буенча тренировкалар, шулай ук оратор һәм актерлык осталыгы, блоглар, робототехника һәм шахмат буенча мастер-класслар.
Балалар гимнастикасы, шашка һәм диңгез көрәше буенча турнир, Кремль яр буенда биюләр
12-нче май, 14.00 сәгатьтә
14.00 сәгатьтән воркаут-мәйданда балалар өчен гимнастика узачак. 16.00 сәгатьтә балаларны шашка һәм диңгез көрәше буенча турнирда катнашу өчен балалар аллеясына күчәргә чакыралар. Соңрак яр буе бию атмосферасына күчәчәк: 18.00 сәгатьтән сәхнәдә пирс янында хастл буенча мастер-класс, ә 19.00 сәгатьтә сәнгать аллеясында – линди-хоп буенча мастер-класс узачак. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, бию дәресләре 20 һәм 18 яшьтән өлкәнрәк затлар өчен каралган.
«Война Анны» сәнгать фильмы
9-12 май
«Война Анны» фильмы Бөек Ватан сугышы вакытында 6 яшьлек кызның язмышы турында сөйли. Берничә ел ул немец комендатурасы каминында, авыл совет гаскәрләре тарафыннан азат ителүне көтеп, качып ята. Картинаның төп максатларыннан берсе - яшь буынга үткәндәге фаҗигале вакыйгалар, берәүне дә битараф калдырмый торган сәнгать формасындагы ныклык һәм җиңүгә омтылыш турында истәлек тапшыру. Моннан тыш «Война Анны» илнең «Золотой Орел», «Ника» һәм «Белый слон» кебек өч төп кинопремияләрендә елның иң яхшы фильмы дип табылды.