KZN.RU порталының атналык афишасы ялларны яхшы үткәрер өчен чаралар сайларга ярдәм итәчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы март). Эш атнасы тәмамлана, димәк, ялларны планлаштыруның иң кулай вакыты. KZN.RU порталының атналык афишасы ялларны яхшы үткәрер өчен чаралар сайларга ярдәм итәчәк. Әйтик, бу ялларда казанлылар «Җир сәгате» халыкара акциясенә кушыла, «Боз кыйнавы» уенында үзләрен Александр Невский ролендә тоя, соңыннан акробатик рок-н-ролл буенча Татарстан беренчелеген карый алачак.
«Модалы яз» ярминкәсе
30-нчы март, 10.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр
Спорт сараенда (Мәскәү ур., 1) «Модалы яз» ярминкәсе узачак. Биредә һәр матур кыз да тренд товарларын - авторлык бизәнү әйберләрен, косметика, йорт өчен уңайлы текстиль сатып ала алачак. Шунда ук фермер хуҗалыклары продукциясе һәм татлы тәм-томнар тәкъдим ителәчәк.
Аниме стилендәге кичә
30-нчы март көн, 15.00 сәгатьтә
Алафузов фабрикасында (Гладилов ур., 55) анимэ яратучылар өчен «Spring party Asia project» кичәсе узачак. Программада - дәртле музыка, биюләр, кызыклы конкурслар һәм бүләкләр, K-pop атрибутика һәм тәмле бар.
«Җир сәгате»
30-нчы март, 20.30 сәгатьтән 21.30 сәгатькә кадәр
Теләгән һәркем дә, утларын бер сәгатькә сүндереп, «Җир сәгате» халыкара акциясенә кушыла ала. Катнашу өчен электр җайланмаларын да сүндерергә кирәк. Акция 13-нче тапкыр үткәрелә, шулай ук Бөтендөнья кыргый табигать фонды (WWF), киләчәк планетага битараф булмаганлыктан, утны бер сәгатькә сүндерергә чакыра. Хәзерге вакытта бу планетадагы иң күләмле экологик акция булып тора. Чарада бөтен дөнья буенча 188 илдән 2 млрд.-тан артык кеше катнаша, 18 меңнән артык архитектура һәйкәленең уты сүндерелә. Акциягә Казан Мэриясе һәм Казан Ратушасы да кушылачак.
Шулай ук 20.30 сәгатьтән 21.30 сәгатькә кадәр Горький магистрале чикләрендә урнашкан барлык вокзалларда биналарның архитектур-сәнгать яктыртылуы һәм озак ял итү бүлмәләрендә, шулай ук чират көтү залларында өстәмә яктырту туктатылачак, дип хәбәр итә «Россия тимер юллары» ачык акционерлык җәмгыяте матбугат хезмәте.
Эбру буенча мастер-класс
30-нчы һәм 31-нче март, 12.00 сәгатьтән 19.00 сәгатькә кадәр
«Туган авылым» милли комплексында, «Келәт һөнәре» агач өендә теләгән һәркем бер сәгать эчендә суда рәсем ясарга өйрәнә. Эбру буенча мастер-класста яшь рәссамнар суда үз картиналарын махсус буяулар белән язып караячак. Пумаланың һәр хәрәкәтеннән картина үзгәрә, буяулар гадәти булмаган бизәкләр формалаштыра. Аннары рәсем кәгазьгә, тукымага яки керамикага күчерелә. Барлык кирәкле материалларны оештыручылар үзләре бирәчәк.
Акробатик рок-н-ролл буенча ТР чемпионаты һәм беренчелеге
31-нче март, 12.00 сәгатьтә
«Олимп» спорт комплексында акробатик рок-н-ролл буенча Татарстан Республикасы чемпионаты һәм беренчелеге, шулай ук хип-хоп буенча Татарстанның ачык фестивале узачак.
Ярышларда Мәскәү өлкәсе, Новосибирск, Түбән Новгород, Самара, Ульяновск, Әлмәт һәм Казан шәһәрләреннән 250-дән артык спортчы катнашачак. Ярышларның казыйлары бригадасына Мәскәү, Мәскәү өлкәсе, Тверь, Ярославль, Новосибирск, Әлмәт һәм Казан вәкилләре кергән.
Хип-хоп юнәлеше буенча ачык фестивальдә 12 команда катнашачак. Спортчылар «Буревестник» спорт җәмгыяте бүләкләре өчен көрәшәчәк.
Оратор һәм актерлык осталыгы буенча Мастер-класс
31-нче март, 17.00 сәгатьтә
«Театр-Вентилятор» иҗат лабораториясендә (Пушкин ур., 52) матур итеп сөйләшергә өйрәтәчәкләр. Биредә Казан яшь тамашачылар театры актерлары - Татарстан Республикасының халык артисты Роман Ерыгин һәм Татарстан Республикасының халык артисты Елена Ненашевадан мастер-класслар узачак. Артистлар шәһәрлеләрне дөрес суларга, мимика, ишарәләр белән эшләргә һәм фикерләрне дөрес әйтергә өйрәтәчәк. Мастер-классларга язылу өчен «актерское» яки «ораторское» сүзе белән 89534124296 телефонына СМС җибәрергә кирәк.
«Боз бәрелеше» хәрби-тарихи уены
31-нче март, 12.00 сәгатьтә
«Боз бәрелеше» хәрби-тарихи уенында үзеңне Александр Невский итеп тоярга мөмкин булачак, чара «Россия-минем тарихым» тарихи паркы (Оренбург тракты, 8) территориясендә үтәчәк . Уен ахырында барлык килгән кешеләрне «Александр Невскийның батырлыклары» экскурсиясе көтә, анда рус җирләрендәге беренче һәм соңгы тәре походлары турында сөйлиячәкләр.