Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
11.01.2024, 09:55

Халыкара мәктәп олимпиадаларында җиңүчеләр һәм аларның педагоглары өчен Казан Мэры премиясе булдырылды

Алтын медаль ияләренә һәм аларны әзерләгән укытучыларга 300 мең сум түләячәкләр

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 11 нче гыйнвар). Гомуми белем бирү фәннәре буенча халыкара олимпиадаларда җиңгән Казан укучылары һәм аларны әзерләгән педагоглар хәзер шәһәр Мэрыннан премия алачак. Илсур Метшин карары буенча интеллектуаль сәләтле балаларга ярдәм итү һәм аларның мөмкинлекләрен киңәйтү өчен бүләкләүнең яңа төре кертелде. Тиешле карар ТР башкаласы муниципаль берәмлегенең Документлар һәм хокукый актлар җыентыгында басылып чыкты.

Премияләр гомуми белем бирү фәннәре буенча халыкара олимпиадаларда җиңүчеләргә – Россияне тәкъдим иткән җыелма командалар әгъзаларына һәм балаларны әзерләгән педагогларга биреләчәк. Премия күләме укучының иң югары нәтиҗәсе буенча билгеләнә. Мәсәлән, алтын медаль ияләренә – 300 мең сум, икенче һәм өченче урыннарны алган укучыларга 250 һәм 200 мең сум (салым ташламаларын да кертеп) түләнә.

Мәктәп халыкара олимпиадаларында җиңүчеләрне әзерләгән педагоглар да Казан Мэры премиясенә дәгъва итә ала. Түләү төп эш урыны буенча бер остазга бирелә, ул үзенең укучысын интеллектуаль ярышларга әзерлек барышында озата барган булырга тиеш. Премия күләме укучының иң югары нәтиҗәсе буенча билгеләнәчәк. Мәсәлән, алтын медаль иясен әзерләгән өчен укытучы – 300 мең сум, көмеш һәм бронза өчен 250 һәм 200 мең сум алачак.

Исегезгә төшерәбез, ел саен Казан мәктәпләре укучылары халыкара дәрәҗәдәге олимпиадаларда югары нәтиҗәләр күрсәтәләр. Мәсәлән, узган ел информатика буенча халыкара олимпиадада беренче урыннарны 2 нче лицей-интернат укучылары Гыймран Абдуллин һәм Лобачевский исемендәге лицейдан Валерий Родионов алды. Мәктәп укучыларын Казан Мэры Илсур Метшин җиңүләре белән котлады. Моннан тыш, узган ел химия буенча халыкара олимпиадада беренче урынны 131 нче лицей укучысы Никита Перов алды.

Барлык яңалыклар