Бәйгедә катнашкан 488 педагогның 76 мәгариф оешмасыннан 91 укытучысы икенче этапка чыкты.
(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы февраль). 2 мартта Казан ратушасында “Ел укытучысы” шәһәр бәйгесендә җиңүчеләрнең исемнәре билгеле булачак. Бәйгедә 488 педагог катнашты. Икенче этапка 76 мәгариф оешмасыннан 91 укытучы чыкты. Бу хакта бүген эшлекле дүшәмбедә Мәгариф идарәсе җитәкчесе вазыйфаларын үтәүче Илнар Һидиятов хәбәр итте.
“Ел саен бәйге яңа исемнәр белән шатландыра. Бәйге алдында куелган бурыч – иң яхшы укытучыларга үзләрен күрсәтергә, үзләренең укыту методикалары турында сөйләргә мөмкинлек бирү, - диде Башкарма комитет җитәкчесе Денис Калинкин. – Бу бер урында гына торырга түгел, ә алга таба үсәргә стимул булып тора”.
Мәгариф идарәсе җитәкчесе вазыйфаларын үтәүче сөйләгәнчә, бәйгедә катнашучыларның уртача яше – 42. Иң өлкән катнашучыга (“Ветеран-педагог” номинациясендә) 69 яшь, иң яшенә (“Педагогик дебют”) – 21 яшь.
Жюри әгъзалары – югары уку йортлары вәкилләре, фәннәр кандидатлары һәм докторлары, узган елларда җиңүчеләр, шулай ук република бәйгесе жюри әгъзалары. Катнашучылар өч турда сынау аша үттеләр: читтән торып катнашу этабы (укытучының сайты һәм эссесы бәяләнде), икенче этап (дәрес һәм методик семинар) һәм азаккы этап – мәгариф проекты, биредә командада эшләү сәләте бәяләнде. “Мастер-класста катнашучылар үзләренең коммуникатив культурасын һәм тикшеренү компетентлыгын күрсәттеләр, түгәрәк өстәлдә мәгариф сәясәтчеләре укытучылык эшенең актуаль мәсьәләләре буенча үзләренең фикерләрен белдерделәр”, - диде Илнар Һидиятов.
Искәртергә кирәк, быел әлеге бәйге 28 –нче тапкыр үтә. Ноябрь-декабрь айларында район этабы узды, гыйнвар-февраль айларында – шәһәр этабы. Билгеләп үтәргә кирәк, узган елда шәһәр бәйгесе республиканың зональ этабы белән бергә үткәрелде. "Бу безгә укытучылар үтәргә тиешле сынаулар санын оптимальләштерергә, финалга чыгучылар санын арттырырга ярдәм итте", - дип аңлатты И.Һидиятов.