Бүләкле урыннарны Казанның алты укытучысы яулады.
(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы март). Бүген Казанда Универсиада авылының Халыкара мәгълүмат үзәгендә “Ел укытучысы-2018” Бөтенроссия бәйгесенең төбәк этабы тәмамланды. Бәйгедә казанның 1-нче гимназиясенең физика укытучысы Радик Хәбиров яулады.
Татарстан башкаласының башка укытучылары да бүләкле урыннар алды. Мәсәлән, “Педагогик дебют” номинациясендә икенче һәи өченче урыннарны 121-нче лицей укытучысы Эльвина Бикморзаева һәм 19-нчы гимназиянең тарих укытучысы Евгений Лобанов алдылар.
Моннан кала “Ел тәрбиячесе-2018” номинациясендә икенче урынны 177-нче балалар бакчасының музыкаль җитәкчесе Анастасия Шергина яулады. Татар теле укытучылары арасында иң яхшысы 39-нчы мәктәп укытучысы Эльмира Әпсәләмова булды.