Йомгаклау этабы Мәскәү өлкәсендә узган
Фото: мәгариф идарәсе
ТР башкаласының 4 нче гимназия-интернаты укучысы Сафия Газизуллина иң яхшысы дип табылган. Бу хакта мәгариф идарәсендә хәбәр иттеләр.
Призерлар арасында 2 нче лицей-интернаттан Камил Демьяненко, 19 нчы гимназиядән Глеб Охотников, «СОлНЦе» мәктәбеннән Ульяна Палутина һәм Азалия Гарипова, КФУның IT-лицееннан Александр Сергеев, «Бала-Сити» академиясеннән Виктория Казакова, шулай ук ТР башкаласының Халыкара мәктәбеннән Диана Мадьярова һәм Марьяна Петрова бар.
Элегрәк Казанның 131 нче лицее укучысы Александра Ромашова химия буенча 58 нче Халыкара Менделеев олимпиадасында җиңүче булды. Анда дөньяның 26 иленнән 151 укучы катнашкан иде.