Чикләүләр 29-нчы номерлы торак йорт янында гамәлдә булачак.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы сентябрь). Казанда вакытлыча Хәйдәр Бигичев урамындагы автомобиль юлы буйлап хәрәкәт чикләнәчәк. Тиешле күрсәтмә Казан муниципаль берәмлегенең Документлар һәм хокукый актлар җыентыгында урын алган.
10-нчы сентябрь 23:00 сәгатьтән 13-нче сентябрь 5:00 сәгатькә кадәр хәрәкәт 29-нчы номерлы торак йорт янында Хәйдәр Бигичев урамы буенча чикләнәчәк.
Бу магистраль җылылык ташуына капиталь ремонт ясау белән бәйле.