7-нче ноябрьгә каршы төндә биредә җир өсте җәяүлеләр кичүе өчен каралган күпер корылмасын монтажлау булачак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы ноябрь). Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районында Казан – Шәмәрдән автомобиль юлы участогында каршы төндә җир өсте җәяүлеләр кичүе өчен каралган күпер корылмасын монтажлау булачак.
6-нчы ноябрьдә 21:00 сәгатьтән 7-нче ноябрь 6:00 сәгатькә кадәр эшләр 16+200 км – 21+977 кмлы автомобиль юлында башкарылачак, дип хәбәр итә «Каздорстрой» ААҖ.