Тиешле карар Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең документлар һәм хокукый актлар җыентыгында басылып чыкты.
(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче декабрь). Зур Казан боҗрасы участогында җайга салынулы хәрәкәтнең гомумшәһәр автомагистрале участогы «ТАССРның 100 еллыгы магистрале» дип аталачак. Тиешле карар Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең документлар һәм хокукый актлар җыентыгында басылып чыкты.
Яңа исем Мидхәт Булатов урамыннан Борисковская урамына кадәрге юл участогына биреләчәк.