Дәресләр ачык онлайн-платформада узачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче март). Казан марафоны-2019 алдыннан кызлар өчен ачык онлайн-платформада бушлай тренировкалар ачылды. Күнегүләр планы ике айга төзелгән. Кызларга дөрес күнегүләр сайларга, туклану системасын төзергә һәм җәйге сезонга һәм Казанның төп йөгереш вакыйгасына әзерләнергә ярдәм итәчәкләр.
Чабышка әзерләнергә Казан марафоны амбассадоры Юлия Янгирова ярдәм итәчәк.
Тренировкаларга кушылу өчен кызларга төркемгә кушылырга, үз аккаунтларында фотоларын һәм "Я пробегу 3/10/21,1 км на @kazanmarathon 4-5 мая" дигән вәгъдәләрен урнаштырырга кирәк, дип хәбәр итә Timerman спорт чаралары сериясен оештыручылар.
Исегезгә төшерәбез, 2019 елда 4-5 майда Татарстан башкаласында узачак бишенче Казан марафонында катнашучылар яңа маршрут буенча йөгереп үтәчәкләр.