Түләүсез лекция 8 нче майда җәйге йортта узачак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 6 нчы май). 8 нче май көнне Казанның «Черек күл» паркында «Гаилә тарихлары. Гаилә сценарие буыннан-буынга ничек тапшырыла?» дигән темага психолог белән чираттагы бушлай очрашу уза.
Лекцияне психолог һәм укытучы Марина Марюшина үткәрәчәк. Катнашучылар бер-берсе белән гаиләләренең тарихы белән уртаклаша алачак.
Ачык очрашу 13:00 дә башлана. Теләүчеләрне җәйге йортның икенче катындагы террасада көтәләр, ә һава торышы начар булса – бинаның беренче катында. Катнашу өчен сылтама буенча алдан теркәлү кирәк, дип хәбәр итә Казанның Парклар һәм скверлар дирекциясе матбугат хезмәте.
Исегезгә төшерәбез, психологлар белән ачык очрашулар «Черек күл» паркында апрель ае дәвамында узды, майда да алар дәвам итәчәк.