Беркутов йортында эшләр киләсе елда дәвам итәчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче сентябрь). Узган җәйдә “Том Сойер фестта” катнашучылар Казан үзәгендә урнашкан 5 йортны яңарттылар, тагын берсендә эшләр киләсе елга кичектерелә. Фестивальне ябу тантанасы 8 сентябрьдә көн уртасында Достоевский ур., 12-нче йорт ишегалдында узачак.
Эшләрне 2 июньдә башлап, волонтерлар, шул исәптән студентлар, журналистлар, язучылар, төзелеш эшләре осталары һәм тимерчеләр 5 йортны яңарттылар. Волков ур., 14-нче йортның фасады һәм коймалары торгызылды, территориясе чистартылды һәм капкалар куелды. Достоевский ур., 12-нче йорт буялды һәм яңартылган янкормалы булды. Калинин ур., 4-нче йорт яңа чүкеп ясалган япмалы һәм фасадлы булды, биредә шулай ук су агып төшә торган торбалар һәм кайбер башка коммуникацияләр алмаштырылды. Быел фестивальдә катнашучылар беренче тапкыр Иске Татар бистәсендәге йортларны төзекләндерделәр – Г.Тукай ур., 33-нче йортның фасады буялды, капкалары урнаштырылды. С.Садыкова ур., 14-нче йортта фасад яңартылды.
Ф.Карим урамындагы Беркутов йорты буларак танылган 11-нче йорт киләсе елда фестиваль объекты булачак, чөнки биредә эшләр тәмамланмаган, дип хәбәр итә оештыручылар.
Казан тарихи биналарның йөзен торгызу акциясенә 2016 елда кушылды. “Том Сойер фест” концепциясе 2015 елда Самарада туган, аның нигезендә битараф булмаган шәһәрлеләрнең үз көчләре һәм иганәчеләр ярдәме белән һәм әлеге йортларда яшәүчеләр өчен бушлай шәһәрнең тарихи үзәгендә урнашкан агач йортларның йөзләрен яңарту ята. Казан активистларына эксперт ярдәмен КДАТУның реставрацияләү һәм реконструкцияләү кафедрасы һәм ТР Реставраторлар союзы күрсәтә, ә проектның координаторы – Тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен саклау буенча Бөтенроссия җәмгыятенең Татарстан төбәк бүлеге (ТРО ВООПИиК).