В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Велоэкскурсия бүген кич башлана
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 1 нче июль). Бүген Татарстан башкаласында «Төнге велофест» узачак. Анда катнашучыларга 17 км озынлыктагы маршрутны 2,5 сәгатьтә үтәргә туры киләчәк. Быел велофест 2013 елда Казанда узган XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадага багышлана.
Төнге йөрү өчен теркәлү сылтама буенча ачык. 18 яшькә кадәрге катнашучылар олылар белән генә килә ала. Казанлылардан һәм шәһәр кунакларыннан тыш, экскурсиягә 2013 елгы Универсиада йолдызлары да кушылачак: призерлар Яна Мартынова һәм Нәфис Миңнебаев.
Велосипедчыларга велоэкскурсиягә атрибутлар белән килергә тәкъдим итәләр, аеруча сомбреро, түбәтәйләр яки кокошниклар хуплана. Фотоларны Вконтакте социаль челтәрендә #ночнойвелофест2023 хештегы белән урнаштырырга мөмкин. Финишта оештыручылар иң якты һәм иҗади катнашучыларны сайлап, аларга бүләкләр бирәчәкләр.
Велосипедчыларны җыю 20:00 сәгатьтә Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты парковкасында старт ала. «Төнге велофест» үзе 22:00 сәгатьтә башланачак. Велоэкскурсия маршруты шәһәрнең тарихи өлешен һәм елга буе районын үз эченә ала. Юлда өч тукталыш планлаштырылган: Щербаков тыкрыгы ягыннан «Кольцо» сәүдә үзәге янында, Меңьеллык мәйданында һәм «Казан» гаилә үзәге янында. Мәйданчыкларда фуд-корт эшләячәк, шуңа күрә велофестта катнашучылар ял итеп кенә калмыйча, ашап та алачак. Финиш ноктасы «Урам» экстрим-паркы булачак.
Чарада тәртип һәм иминлекне ЮХИДИ, Эчке эшләр идарәсе, медицина хезмәтләре хезмәткәрләре тәэмин итәчәк. Велосипедта йөрүчеләрнең киемнәрендә яктылык кайтаручы элементлар, велосипедта яктылык приборлары һәм саклагыч экипировка булырга тиеш. «Велофест» вакытында шәһәрдә кайбер урамнар буенча хәрәкәт чикләнәчәк, тулырак KZN.RU материалында.