Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
18.08.2021, 12:09

Россиянең III яшьләр архитектура биенналында катнашучылар Мәскәү урамындагы объектны реконструкцияләү һәм төзекләндерү проектын эшлиләр

Территориядә сәүдә-административ бина һәм 0,95 га мәйданлы участок урнашкан.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче август). Мәскәү урамы буенча 52-нче номерлы бина һәм аңа якын-тирә территория III Россия яшьләр архитектура биеннале кысаларында реконструкция һәм төзекләндерү объекты буларак сайланган.

Финалга 22-нче августка кадәр сайтта гариза биргән бөтен дөньядан рус телле яшь архитекторлар арасыннан 30 катнашучы эләгәчәк. Быелгы биеннале темасы – «Киләчәкнең эш пространствосы». Конкурста катнашучыларга үз проектларында 17 мең 289 кв. м мәйданлы төзелеп бетмәгән сәүдә-административ объект участогын яңа эш киңлегенә әйләндерергә туры киләчәк.

Проектлау өчен объект 2013 елда төзелгән сәүдә-административ корылманы (Мәскәү ур., 52) һәм яңа объектны урнаштыру өчен тәкъдим ителә торган 0,95 га мәйданлы территорияне үз эченә ала. Конкурста катнашучылар өчен гамәлдәге бинаны реконструкцияләү, иске һәм яңа объект арасында функциональ элемтәләр булдыру һәм аның территориясен төзекләндерү буенча тәкъдимнәр әзерләү мөһим бурыч булачак.

Проектлау өчен объект урнашкан территория – туристик зонаның бер өлеше, Казан үзәгендә тарихи төзелеш алып барган иң зур кварталның бер өлеше. Анда төп истәлекле урыннар: Юныс мәйданы, Тукай музее белән Шамил йорты, Апанаевлар йорты, Мәрҗани мәчете һәм Галиәсгар Камал исемендәге театр урнашкан. Бу зонадагы барлык архитектура корылмалары 3-5 каттан биек булмаска тиеш.

«Казандагы Мәскәү урамында урнашкан конкурс проекты участогы финалистларга тулы канлы офис бинасын яки хәтта берничә бинадан торган ансамбльне проектларга мөмкинлек бирәчәк. Барысы да яшь архитекторларның заманча офис форматын нинди итеп күрүләренә һәм нинди функцияләрне аның аерылгысыз өлеше итәргә теләүләренә бәйле. Без аларның бу сорауларга җавапларын көтәбез. Минем фикеремчә, кызыклы өстәмә иҗади бурыч-шул ук участокта урнашкан 2000 нче елларда төзелгән объектны яңадан карауның үз стратегиясен тәкъдим итү мөмкинлеге. Сер түгел, мондый биналар һәр Россия шәһәрендә җитәрлек – яраксызга чыкмаган һәм кулланылышка тапшырганчы инде мораль яктан искергән. Аларны, әлбәттә, активлаштыру һәм үзәкнең социаль һәм эшлекле тормышының бер өлеше итеп ясау ясау дөресрәк булыр иде», – дип шәрехли биеннале кураторы, СПИЧ (Россия) һәм Tchoban Voss Architekten (Германия) архитектура бюросына нигез салучы Сергей Чобан.

Жюри составына Британия архитекторы Асиф Хан, Langhof бюросының идарәче партнеры Кристоф Лангхоф, Veech Х Veech GmbH архитектура бюросына нигез салучы Маша Виич-Космачева, шулай ук алдагы биеннале җиңүчеләре – Александр Аляев, «Лето» иҗат берләшмәсе, «11» КБ бюросы һәм Megabudka вәкилләре керде.

III Россия яшьләр архитектура биенналының директоры итеп Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова чыгыш ясаячак, дип хәбәр итә оештыручылар.

Барлык яңалыклар