Шулай ук бу кагыйдә Ерак Көнчыгышта һәм Арктикада яшәүчеләргә, Донбасс һәм Новороссия халкына кагылачак
Фото: Кремль матбугат хезмәте
Шулай ук әлеге кагыйдә Ерак Көнчыгышта һәм Арктикада яшәүчеләргә, Донбасс һәм Новороссия халкына кагылачак.
«Шулай ук Ерак Көнчыгыш һәм Арктика, Донбасс һәм Новороссия халкы өчен дә 2% лы ставка белән махсус ипотека программаларын гамәлгә ашыруны дәвам итәчәкбез. Әлеге төбәкләрдә шундый ук ташламалы шартларда кредитны махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм ветераннар ала алачак», – дип белдерде Россия президенты.
Элегрәк Россия президенты Владимир Путинның Федераль Җыенга юлламасы кысаларында барлык хакимият органнарына махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә ярдәм күрсәтүне дәвам итәргә йөкләмә бирүе турында хәбәр иткән идек.
Диләрә Гафурова