В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Акция апрель ахырыннан сроксыз нигездә гамәлдә булачак.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче апрель). Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм инвалидлар яңадан ерак араларга йөрүче поездларда бушлай йөрүдән файдалана ала. Узган ел бу хезмәтне күрсәтү эпидемиологик вәзгыять һәм илнең кайбер субъектларында кабул ителгән административ карарлар аркасында туктатылган иде.
Инвалид һәм Бөек Ватан сугышында катнашучы белән бергә бушлай йөрүдән бер озатучы да файдаланырга мөмкин. Хезмәт Россия эчендә йөрүче барлык ерак араларга йөрүче поездларга хезмәт күрсәтүнең барлык класс вагоннарына кагыла. Акция апрель ахырыннан, йөрүләр саны буенча чикләүләрсез рәвештә гамәлдә булачак.
Бушлай билетны пассажирның шәхесен таныклаучы документ турындагы мәгълүматлар нигезендә ерак араларга йөрүче кассаларда рәсмиләштерергә һәм ташламага хокукны раслаучы документ (Бөек Ватан сугышында катнашучы таныклыгы, Бөек Ватан сугышы инвалиды таныклыгы яисә «Ленинград оборонасы өчен» медале белән бүләкләү таныклыгы) күрсәтелгәндә рәсмиләштерергә мөмкин.
Чит ил гражданнары өчен юл йөрү документларын рәсмиләштерү 1992 елның 1-нче гыйнварына гамәлдә булган форма буенча СССРның тиешле органнары тарафыннан бирелгән таныклыкны күрсәтү буенча гамәлгә ашырыла.
Юл йөрү документларын рәсмиләштерү (резервлау, яңадан рәсмиләштерү, торгызу, кире кайтару) өчен акча алынмаячак. Шулай ук Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм инвалидлар һәм аларны озатучы затлар өчен бушлай сервис хезмәтләре, шул исәптән урын-җир кирәк-яраклары һәм туклану, дип хәбәр иттеләр «Россия тимер юллары» ачык акционерлык җәмгыяте филиалы – Горький тимер юлы матбугат хезмәтендә.