Мондый карарны март аенда онлайн-сессиядә кабул иттеләр, анда җәйге чараның көн тәртибен формалаштырдылар.
Фото: Денис Гордийко
«Без Россия муниципалитетларының актуаль проблемаларыннан чыгып, төзелешне көйләү өлкәсендә һәм шәһәр төзелеше кодексында барган законнардагы үзгәрешләрне исәпкә алып, тарихи шәһәрләр темасына мөрәҗәгать иттек. Архитектор-проект авторлары, девелоперлар һәм бу өлкәнең регуляторлары алдында да яңа чакырулар барлыкка килә», – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Рәисе ярдәмчесе, форумның программа директоры Олеся Балтусова.
Аның сүзләренчә, март онлайн-сессиясе өчен киләчәк чараның алты темасының өчесен сайлаганнар – инвестицияләү, тарихи үзәктә матди булмаган мирас һәм тарихи үзәктә хокукый көйләү. Фикер алышу өчен әлеге өлкәләрдә эшләүче әйдәп баручы экспертларны чакырдылар.
Форумда әйдәп баручы проект оешмаларыннан, үсеш институтларыннан, профильле ведомстволардан һәм шәһәрләрнең тарихи үзәкләрендә проектларны гамәлгә ашыручы компанияләрдән егермедән артык белгеч чыгыш ясады.
Чараның нәтиҗәсе булып территорияләрне тотрыклы үстерү буенча караш нигезендә тарихи торак пунктларны үстерү концепциясен булдыру буенча эшче төркем төзү карары кабул ителде. Әлеге инициативаны Мәскәү Генплан институтының тарихи территорияләрне планлаштыру һәм анализлау остаханәсе җитәкчесе Дмитрий Верховский яңгыратты. «Мондый методиканы мин җәйге форумга эшләргә тәкъдим итәм. Гамәли алым, кулланыла торган инструментарий булдырырга кирәк, ә аннан соң губернаторлар һәм муниципаль хакимият органнары үзләренә якын булганны сайлый алачак», – ди эксперт.
Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина онлайн-форумны 1,5 меңнән артык кеше каравын әйтте. «Бу без оештырган мәйданчыкның ихтыяҗлы булуын күрсәтә, ә җәйге төзелеш форумы инде хәзер үк профильле аудиториянең кызыксынуын уята. Безнең амбициоз идея –Россиянең төзелеш тармагын үстерү өчен ел саен мәйданчык булдыру», – диде ул.
Исегезгә төшерәбез, «Ребус: Тарихи үзәктә төзелеш икътисады» халыкара форумы җәй көне Казанда узачак. Ул Россиянең 50 дән артык төбәгеннән профильле белгечләр, хакимият вәкилләре, эшмәкәрләр, архитекторлар, урбанистлар, реставраторлар, материал җитештерүчеләр, төзүчеләр һәм проектлаучылар, БДБның 15 иле һәм ерак чит ил вәкилләренә аралашу өчен масштаблы мәйданчык булачак.