Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
17.05.2021, 11:23

«Рамазан – игелекле эшләр ае» хәйрия марафонында катнашучылар 19 авыру балага ярдәм итте

Моннан тыш, мохтаҗ гаиләләргә 1 млн сумга якын акча тапшырылачак.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче май). Татарстанда «Рамазан – изге эшләр ае» хәйрия марафоны тәмамланды. Быел битараф булмаган кешеләр ярдәме белән 19 катлаулы авырулары булган балага ярдәм итү өчен акча җыелган. Моннан тыш, татарстанлылар фитр сәдакасы рәвешендә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фондына 1 млн сумга якын акча тапшырганнар, бу акчалар мохтаҗ гаиләләргә җибәрелә.

Традиция буенча Рамазан аенда хәйрия фонды азык-төлек ярдәме күрсәткән. Күпбалалы, авыру балалар тәрбияләүче һәм тулы булмаган 790 гаиләгә 5,1 тонна күләмендә азык-төлек җыелмалары, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе шәкертләренә 3 тонна азык-төлек тапшырылды. Шулай ук республиканың 110 ветераны күчтәнәчләпр килде.

Татарстанның барлык колонияләрендә көндәлек ифтарлар узды. 500-гә якын тоткын 5 тонна күләмендә ярымфабрикат, яшелчә һәм коры җиләк-җимеш алды. Ураза тоткан тоткыннар өчен махсус туклану режимы кертелде һәм гыйбадәт кылу мөмкинлеге кертелде, бәйрәм гает намазы оештырылды. Рамазан соңгы көне алдыннан Казанда барлык татарстанлылар өчен 9-нчы Республика ифтары узды. Анда 3,5 меңнән артык кеше булды, дип хәбәр итә ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Моннан тыш, «Ярдэм» мәчетендә 50 сукыр һәм начар күрүче мөселман өчен бушлай тернәкләндерү курслары узды. Гомумән алганда, 40 мең кеше, алар арасында сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр, аз керемле гаиләләр һәм студентлар ифтар-бокслар алган. «Тормыш юлы» акциясе кысаларында 500 аз керемле һәм күп балалы гаилә, инвалидлар, пенсионерлар «Ярдэм» фондыннан азык-төлек пакетлары алды.

Барлык яңалыклар