Төп призны – самолетта очышны – «Свои» яшүсмерләр клубы командасы отты.
Фото: «ТР балалар оешмалары советы» төбәк иҗтимагый оешмасы
(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы август, Ксения Швецова). Казанның йөздән артык кешесе «Өмә Party – Чиста уеннар» экологик акциясендә катнашты, ул 7-нче августта узды. Активистлар командалары «Кырлай» аттракционнары паркы янында «Түбән Заречье» пляжы территориясен чистарттылар. Бер сәгать эчендә акциядә катнашучылар бер тонна авырлыктагы 150 капчык чүп-чар җыйдылар, дип хәбәр итте бүгенге эшлекле дүшәмбедә Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Минтимер Ногманов.
Диджей-сетлар һәм фуд-корт белән уен форматындагы өмә Казанда беренче тапкыр узды. Оештыручылар шулай итеп экологик акциягә күбрәк яшьләрне җәлеп итәргә тырыштылар. «Өмә Party» үткәрү идеясен «Чиста уеннар» чүп-чар җыю буенча ярышлар уздыручы «ТР балалар оешмалары советы» төбәк иҗтимагый оешмасы хуплады.
«Бу гади өмәләрне экологик ярышларга әверелдерә торган халыкара проект, – дип аңлатты М.Ногманов. – Катнашучылар командаларга бүленәләр һәм мобиль кушымта кулланып, тизлеккә территорияне җыештыралар. Уен нәтиҗәләре буенча иң яхшы командалар призлар белән бүләкләнә».
Узган экоярышта җиңүчеләр өчен төп приз «Авиатор» авиация уку үзәгеннән самолетта очу булды. Иң яхшы нәтиҗәне «Свои» яшүсмерләр клубы командасы күрсәтте, дип сөйләде балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе.
Экологик акциягә барлыгы йөзгә якын кеше кушылды, шул исәптән А.Леонов исемендәге су асты фәнни-тикшеренү отряды әгъзалары.
«Барлык катнашучыларга да яңа формат бик ошады. Без өмәдә катнашкан кешеләрдән илһамландыргыч кире элемтә алдык», – дип фикерләре белән уртаклашты М.Ногманов. Аның сүзләренчә, «Өмә Party» акциясен даими рәвештә уздыру планлаштырыла.
Башкарма комитет башлыгы Рөстәм Гафаров казанлыларга өмәдә актив катнашулары, ә оештыручыларга җитди темага формаль булмаган якын килүләре өчен рәхмәт белдерде. «Өмәләрнең яңа форматы яшьләргә һәм барлык шәһәрлеләргә ошар дип өметләнәбез, – дип өстәде ул. – Самолетта очу – лаеклы һәм гадәти булмаган приз. Югарыдан караганда күренеш матур булсын, санкцияләнмәгән чүплекләр һәм чүпләнгән ярлар булмасын иде. Мондый акцияләр никадәр күбрәк булса, безнең шәһәр чистарак, уңайлырак һәм төзек булачак».