«Тылсым» һәм «Луч» үзәкләрендә кышкы инклюзив сменалар узды. Проектта сигез яшьтән алып 12 яшькә кадәр акыл тайпылышлары булган 20 бала катнашты, дип хәбәр иттеләр «Игелекле Казан» АКО-сында.

Көн саен балалар иҗади һәм спорт мастер-класслары вакытында тормыш өчен кирәкле күнекмәләрен үстерделәр, йөрергә чыктылар. Ирекле аралашу дәресләрендә балалар конструкторлар җыйдылар. Алар шулай ук мавыктыргыч математика дәресләренә йөрделәр.

«Сказки бабушки Нины» («Нина әби әкиятләре») терапевтик проекты белән Татарстанның халык артисты Нина Калаганова чыгыш ясады. Көннәрдән бер көнне «Луч» үзәге сменасында катнашучылар Тимер юлчылар мәдәният йортына фильм күрсәтүгә киттеләр.

Канистерапиядә (махсус сайлап алынган һәм өйрәтелгән этләр ярдәмендә психологик тернәкләндерү методы) балалар яңа көчек белән таныштылар. «Шулай итеп балалар төрле зурлыктагы этләр барлыгын беләләр, колаклары, күзләре кайда икәнен өйрәнәләр, аякларын саныйлар», – дип сөйләде «Игелекле Казан» коммерцияле булмаган автоном оешма җитәкчесе Татьяна Мерзлякова.

Барлык дәресләр укытучылар һәм волонтерлар җитәкчелегендә узды. Аутистик спектрның авыр формалары булган балалар белән белгечләр индивидуаль эшләделәр. Инклюзив сменаларны «Игелекле Казан» АКО оештырды.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, җәй көне лагерьларда алты яшьтән 12 яшькә кадәр акыл тайпылышлары булган 138 бала ял иткән. «Игелекле Казан» бергә эшләү ысулы, «Луч» һәм «Перемена» инклюзия үзәкләре, балалар экология-биология үзәге базасында барлыгы тугыз смена үткәрелде.

Исегезгә төшерәбез, бүген шәһәр мәктәпләрендә аутистик спектры бозылган балалар өчен 14 ресурс сыйныфы ачылган – мондый белем бирү үрнәге аларга норматип яшьтәшләре белән бергә укырга мөмкинлек бирә. Укучыларга программаны үзләштерергә дефектологлар, психологлар, логопедлар, укытучылар, шулай ук үз-үзләрен тотышларын гамәли анализлау өлкәсендә остазлар һәм консультантлар ярдәм итә.

2025-01-15T10:14:00+0300
В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.