В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Барокко көйләрен башкаручы Мәскәүнең Pratum Integrum оркестры махсус кунак буларак чакырылган.
Фото: Марат Мөгыйнов
Фестиваль һәм La Primavera оркестры сәнгать җитәкчесе Рөстәм Абязов сүзләренә караганда, юбилей вакыйгасына багышланган махсус программа әзерләнгән.
«Беренче тапкыр безгә Бельгиядән скрипкачы килә. Ә фестивальдә Pratum Integrum катнашуы – минем күптәнге хыялым, - диде маэстро. – Бервакыт мин аларны ишеткәч шаккаттым, шулкадәр шәп уйнадылар! Шуннан бирле аларның иҗатын күзәтеп барам. Фестивальдә ике концерт бирүләре – бик зур уңыш! Без аутентик башкаруда матур музыка ишетәчәкбез». Pratum Integrum катнашындагы бөтен программа да диярлек премьералардан торачак, дип хәбәр итә оештыручылар.
Фестиваль концертлары 13-18 нче мартта Казанда, Түбән Камада, Яр Чаллыда узачак. Чакырылган солистлар Казанның Балалар музыка мәктәпләрендә укучылары өчен бушлай мастер-класслар бирәчәк.