Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
18.02.2022, 10:20

L'arte del arco юбилей фестивалендә Россия, Бельгия, Франция һәм Венгрия музыкантлары катнашачак

Барокко көйләрен башкаручы Мәскәүнең Pratum Integrum оркестры махсус кунак буларак чакырылган.

Фото: Марат Мөгыйнов

(Казан шәһәре KZN.RU, 18 нче февраль). Кыллы-смычоклы уен коралларында иң яхшы башкаручылар катнашында L'arte del arco халыкара фестивале Татарстанда унынчы тапкыр үткәрелә. Фестивальгә Леонард Шрайбер (скрипка, Бельгия), Мигель да Сильва (альт, Франция), Антал Залай (скрипка, Венгрия), Петр Кондрашин (виолончель, Россия) киләчәк. Фестивальнең махсус кунагы – барокко музыкасын башкаручы Pratum Integrum оркестры (Мәскәү).

Фестиваль һәм La Primavera оркестры сәнгать җитәкчесе Рөстәм Абязов сүзләренә караганда, юбилей вакыйгасына багышланган махсус программа әзерләнгән.

«Беренче тапкыр безгә Бельгиядән скрипкачы килә. Ә фестивальдә Pratum Integrum катнашуы – минем күптәнге хыялым, - диде маэстро. – Бервакыт мин аларны ишеткәч шаккаттым, шулкадәр шәп уйнадылар! Шуннан бирле аларның иҗатын күзәтеп барам. Фестивальдә ике концерт бирүләре – бик зур уңыш! Без аутентик башкаруда матур музыка ишетәчәкбез». Pratum Integrum катнашындагы бөтен программа да диярлек премьералардан торачак, дип хәбәр итә оештыручылар.

Фестиваль концертлары 13-18 нче мартта Казанда, Түбән Камада, Яр Чаллыда узачак. Чакырылган солистлар Казанның Балалар музыка мәктәпләрендә укучылары өчен бушлай мастер-класслар бирәчәк.

Барлык яңалыклар