Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
21.01.2020, 12:06

Казанда БДБ илләренең I уеннарында 11 илдән 2,5 мең спортчы катнашачак

Чарага 11 илдән 2000-гә якын волонтер һәм 1239 судья килер дип көтелә.

(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче гыйнвар, Алена Мирошниченко). Казанда Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлеге илләренең I уеннарын уздыру чорында бай эчтәлекле эшлекле һәм мәдәни программа планлаштырылган. Бу елның җәендә Татарстан башкаласында VI Бөтенроссия милли һәм Олимпия булмаган спорт төрләре фестивале, «БДБ – Спорт территориясе» спорт форумы һәм БДБ илләре мәдәниятләренең зур фестивале узачак. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе генераль директоры Азат Кадыйров хәбәр итте.

20-27 август көннәрендә БДБ илләре уеннарына 14 яшьтән 23 яшькәчә 2,5 мең спортчы, 11 илдән 2000-гә якын волонтер һәм 1239 судья килер дип көтелә. Казанда Азәрбайҗан, Әрмәнстан, Беларусь, Казахстан, Кыргызстан, Молдова, Таҗикстан, Төркмәнстан, Үзбәкстан һәм Украина вәкилләрен көтәләр. Уеннар программасында спортның 21 төре – баскетбол, бокс, пляж волейболы, өстәл теннисы, нәфис гимнастика, су полосы, дзюдо, җиңел атлетика, йөзү, спорт көрәше, самбо, фехтование, футбол (мини-футбол), билбау көрәше һәм көрәш, карате, бию спорты, армрестлинг, мас-рестлинг, гер спорты, тай боксы, шахмат бар. Барлыгы 230 комплект медаль уйнатылачак.

А.Кадыйров билгеләп үткәнчә, катнашучыларның яше очраклы гына сайланмаган. «БДБ илләре уеннары Токиода узган җәйге Олимпия уеннарыннан соң узачак, ул 9-нчы августта тәмамлана. Без үсеп килүче буынга, булачак олимпиячеләргә басым ясарга булдык», – диде ул.

Ярышлар Казанның 15 спорт объектында узачак, шул исәптән Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясенең 8 объектында. Уеннарны ачу һәм ябу тантаналарын 20-нче һәм 27-нче августта «Баскет-холл»да үткәрү планлаштырыла.

Ярышлардан тыш, кунаклар һәм шәһәр халкы өчен зур эшлекле һәм мәдәни программа әзерләнә. 20-24 август көннәрендә Горький паркында һәм «Хезмәт резервлары» стадионында VI Бөтенроссия милли һәм Олимпия булмаган спорт төрләре фестивален үткәрү планлаштырыла. Барлык теләүчеләр дә буралы спорт уены, мас-рестлинг, шашка, чир-спорт, аркан тарту, традицион җәядән ату, флорбол һәм лаптада үз көчләрен сынап карый алачак. Элегрәк мондый фестиваль Башкортстанда, Коми Республикасында һәм Россиянең башка төбәкләрендә узды.

Моннан тыш, 23-нче августта Горький паркында БДБ илләре мәдәниятләренең төрле дәүләтләре традицияләренә, шул исәптән милли кухняга багышланган зур фестиваль ачыла.

БДБ илләре уеннары кысаларында шулай ук «БДБ – Спорт территориясе» спорт форумы узачак, анда физик культура һәм спортны үстерү мәсьәләләре һәм БДБ илләренең спорт министрлар советы утырышы турында фикер алышачаклар.

БДБ илләренең I уеннарын уздыру инициативасы белән Россия Президенты Владимир Путин чыкты. Беренче турнир ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган. Ул ике елга бер тапкыр узар дип көтелә.

А.Кадыйров шулай ук булачак чараларның логотибын, талисманын һәм стилен тудыручы элементларны эшләүгә конкурс башлануын игълан итте. Анда катнашу өчен барлык теләүчеләрне, шул исәптән БДБ илләре вәкилләрен чакыралар. Гаризалар 27-нче гыйнвардан 16-нчы февральгә кадәр konkurs@dspkazan.com электрон почтасына кабул ителә. Конкурс нәтиҗәләре 1-нче мартта игълан ителәчәк.
Барлык яңалыклар