В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Очрашуны эколог һәм архитекторлар үткәрәчәк.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 13 нче апрель). 16 нчы апрельдә Казанда Зәңгәр күлләр территориясе буенча эколог һәм архитекторлар белән экскурсия узачак. Белгечләр тыюлык зонасын саклау һәм экотуризм маршрутларын булдыру турында сөйләячәк.
КФУның табигатьне төзекләндерү һәм судан файдалану кафедрасы мөдире Нәфисә Минһаҗева күлләр янындагы суның экологик торышы, чыганакларның һәм тыюлык урман зонасының уникаль үзенчәлекләрен саклау турында мәгълүмат бирәчәк, ярларны ныгыту буенча башкарылачак эшләр принцибын аңлатачак. Orchestra Design бюросы архитекторы Камилла Ибраһимова экологик туризм маршрутларын булдыру һәм шарлавык янындагы авария хәлендәге зонаны реконструкцияләү буенча планнар белән уртаклашачак, Парклар һәм скверлар дирекциясенең Казансу елгасы программасы медиаторы Асия Гыйззәтуллина булачак экологик чараларны яктыртачак.
Экскурсия 11:00 дә башлана, дип хәбәр иттеләр «Казансуны үстерү стратегиясе» программасының Telegram-аккаунтында. Катнашу бушлай. Сылтама буенча теркәлергә кирәк.