В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Казан шәһәре Думасының XXV сессиясендә Казанны төзекләндерү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү расланды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче апрель, Екатерина Виславская). Бүген Казан шәһәре Думасының XXV сессиясендә Казанны төзекләндерү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү расланды. Карар нигезендә муниципалитет Административ-техник инспекция идарәсе хезмәткәрләренә яшел зоналарда – газон һәм балалар мәйданчыгында машина калдыру өчен административ хокук бозу турында беркетмә төзү хокукы бирде.
“Үзгәрешләр әлеге тармакның норматив-хокукый җайга салуны камилләштерү һәм әлеге документларны 2017 елда кертелгән үзгәрешләр белән тәңгәл китереп, федераль законнарга туры китерү зарурлыгы белән бәйле”, - дип аңлатты депутатларга Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе башлыгы Ирина Дябилкина.
Гади автомобильләр өчен штраф бәясе 2 мең сумнан 3,5 мең сумга кадәр сумманы тәшкил итәчәк, дәүләт вазифасындагы затлар өчен – 5 меңнән 20 меңгә кадәр, юридик затлар өчен – 50 меңнән 100 меңгә кадәр.
Казан шәһәре Думасының шәһәр төзелеше һәм торак-коммуналь хуҗалык буенча даими комиссия рәисе Эмиль Хөснетдинов сүзе буенча, шәһәрне төзекләндерү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү комиссия утырышында каралды, ә 21-нче мартта әлеге мәсьәлә Казанның Башкарма комитеты вәкилләре, депутатлар һәм казанлылар катнашындагы ачык тыңлауларда күтәрелде. “Административ-техник инспекция идарәсе хезмәткәрләре яшел зоналарда машина калдыручыларга штраф сала ала. Әлеге үзгәреш безнең машина йөртүчеләрне тәрбияләячәк һәм шәһәрдәге яшел зоналарны сакларга ярдәм итәчәк”, - диде ул.