Балаларны карарга өлкән ата җәнлек – Тим һәм бабай җәнлек – Пенечек ярдәм итә.
Фото: Казан зооботаника бакчасы
Балаларны карарга өлкән ата җәнлек – Тим һәм карт бабай җәнлек – Пенечек ярдәм итә, аның тирәсендә балалар еш җыелалар һәм аңа охшарга тырышалар икән.
Сурикатлар гаиләсендә катгый иерархия бар. Төркемдә бер генә альфа-ана җәнлек була ала, башкаларга аның балаларын карау гына кала. Алар арасында низаглар булмасын өчен, төркемне озак вакыт формалаштырырга туры килде, дип хәбәр итә Казан зооботаника бакчасының матбугат хезмәте.
Зооботаника бакчасында узган елның көзендә тагы яңа әгъзалар барлыкка килгән. Афродита, Элеонора һәм Врунькадан Брюсның дүрт даманы туган.