В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Чәчәк композицияләренең биеклеге 3 метрны тәшкил итә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче июнь, Алинә Бережная). Казанда Меңьеллык мәйданында WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты талисманнары Алмаз һәм Алтын урнаштырылды. Күләмле чәчәк композицияләренең биеклеге 3 метрны тәшкил итә.
Фигуралар берьеллык үсемлекләрдән ясалган, йөзләре, кул чуклары һәм күзлекләре металлопластикадан эшләнгән. Кичке вакытта фигуралар яктыртылачак, дип хәбәр иттеләр Тышкы төзекләндерү комитетында.
Яңа арт-объектны Казан халкы һәм кунаклары уңай бәяләделәр, алар Алмаз һәм Алтын фигуралары янында актив рәвештә фотога төшәләр. «Шәп композицияләр. Казан тагын да ныграк чәчәк ата һәм чәчәкләргә күмелә. Мин, һичшиксез, WorldSkills чемпионаты ачылу тантанасына барачакмын, ә әлегә талисманнар фонында төшкән фоторәсемнәргә карап сокланам», – дип тәэсирләре белән уртаклашты Казанда яшәүче Алсу Хәбибуллина.
Исегезгә төшерәбез, элегрәк Казан Кремле диварлары янында зур шарлар һәм йөрәк рәвешендәге аркалар формасындагы чәчәк композициясе урнаштырылган иде.