Ике атна ярым эчендә 4 пунктта 3 меңнән артык казанлы коронавируска прививка ясатты, грипптан – 4,5 мең кеше.
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 29 нчы сентябрь). Казанда ихтыяҗ түбән булу сәбәпле, «Яшьлек» метро станциясе янындагы вакцинациянең мобиль пункты ябылган.
Шәһәрдә яшәүчеләр «Кәҗә бистәсе», «Авиатөзелеш» һәм «Җиңү Проспекты» станцияләрендә коронавирустан һәм грипптан 8:00 дән 18:30 га кадәр (тәнәфес – 13:00 дән 14:00 гә кадәр) прививка ясый алалар, дип хәбәр иттеләр ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Сәламәтлек саклау идарәсендә.
Исегезгә төшерәбез, метрополитен станцияләре янындагы вакцинация пунктлары 12 нче сентябрьдән эшли башлады. Ике атна ярым эчендә COVID-19 дан – 3269, грипптан 4549 казанлы прививка ясаткан.
Шәһәр халкы яшәү урыны буенча сырхауханәләрдә һәм «Южный» сәүдә үзәгендәге мобиль пунктта вакцинацияләнә ала. Прививканы төнлә, 20:00 дән 7:30 га кадәр, ТР башкаласында яшәүчеләрнең 7 нче номерлы шәһәр клиник хастаханәсендә (Чуйков урамы, 54 нче йорт, 3 нче терминал) ясату мөмкинлеге бар.