29 сентябрьдә агачлар утырту акциясенә барлык теләүчеләр дә кушала ала.
(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче сентябрь). 29 сентябрьдә “Казан Арена” стадионы янында көзге агачлар утырту акциясе узачак. Чистай урамының яшел зонасында җир асты җәяүлеләр кичүе янында 80 юкә агасы утыртылачак.
Чарада Казан шәһәр Думасы депутатлары, Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе башлыгы Тимур Алибаев һәм администрация аппараты хезмәткәрләре катнашачак. Акциягә барлые теләүчеләр дә кушыла ала. Чара 10.00 сәгатьтә башлана, дип хәбәр итәләр Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районы администрациясендә.