Күпфункцияле үзәк офислары алдан язылу буенча эшли.
(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче апрель). Күпфункцияле үзәк офисларына бару өчен казанлыларга цифрлы рөхсәт алырга кирәк. «Минем документлар» бүлекчәләрендә хезмәтләр өйдән чыгуга махсус рөхсәт булган очракта гына күрсәтелә.
Исегезгә төшерәбез, күптән түгел өйдән чыгу өчен максатлар исемлегендә унынчы максат барлыкка килде - күпфункцияле үзәккә һәм пенсия фонды бүлекләренә бару. Цифрлы рөхсәтне смс-хәбәр ярдәмендә яки сайттагы шәхси кабинет аша алырга мөмкин. Цифрлы рөхсәт булу күпфункцияле үзәк офисларына керү урынында тикшерелә. Шул ук вакытта, күпфункцияле үзәкләр сайтында ассызыкланганча, эш бирүчедән белешмә бирелү күпфункцияле үзәккә бару өчен нигез булып тормый.
Исегезгә төшерәбез, күпфункцияле үзәк офислары алдан язылу буенча эшли. Татарстан халкы түбәндәге телефон буенча кабул итүгә языла ала: +7(843)222-06-20 яисә ТР дәүләт хезмәтләре порталына электрон чиратка басарга мөмкин.
Исегезгә төшерәбез, цифрлы рөхсәтләр системасы эшли башлаганнан бирле өйдән чыгуга биш миллионнан артык SMS-код соратылган. Сервиста 1,2 миллионнан артык татарстанлы теркәлгән.