В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Урман фонтаны, су уеннары, тактиль сукмаклар, театр эффектлары булган зона балаларга да, өлкәннәргә дә кызыклы
Казанда җиде иҗтимагый киңлекне төзекләндерүгә керештеләр. Аларның өчесе «Тормыш өчен инфраструктура» милли проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проекты кысаларында төзекләндереләчәк.
Кабан күле буенда Камал исемендәге яңа театр янында Кабан күле яры концепциясенә кертелгән балалар мәйданчыгы төзелеше тәмамланды. Аның уен элементлары күл фаунасы белән бәйле. Мәсәлән, монда соры челән фигуралары барлыкка килгән. Бу әлеге проект өчен махсус булдырылган уникаль уен җиһазлары.
Мәйданчык балалар һәм өлкәннәр өчен зоналар: урман фонтаны, су уеннары, тактиль сукмаклар, театр эффектлары булган ял итү зонасын үз эченә ала. Территориядә юллар салынган, 2 меңнән артык куак, күпьеллык һәм су үсемлекләре утыртылган. Узган ел театрның яңа бинасы янәшәсендә театр мәйданы төзегәннәр, бакча утыртканнар, амфитеатр һәм пирс төзегәннәр.
Җиңү паркында СВО катнашучыларына вакытлы мемориал урнаштырылган инде, аннары монда даими монумент барлыкка киләчәк. Территорияне тәртипкә китерделәр: брусчатканы салдылар һәм яшелләндерү үткәрделәр. Моннан тыш, Җиңү көне алдыннан Декабристлар урамындагы «Яшьләр» скверында шагыйрь-фронтовик Фатыйх Кәримгә һәйкәл ачтылар. 3 метр биеклектәге һәм авырлыгы тоннага якын булган бронза монументны Мәскәү скульпторлары Денис Мельников һәм Захар Карамян төзегәннәр.
Казансу елгасында һәлак булган сугышчыларга куелган Храм-һәйкәл янында җәяүлеләр өчен күпер, парковка төзелә. Биредә шулай ук павильон төзү һәм территорияне яшелләндерү планлаштырыла.
Серов урамындагы бульварны төзекләндерүнең икенче чираты башланды – «Серов урамы» тукталышыннан сулыкка кадәр. Гектардан артык мәйдан территориясендә ял зоналары, ишарә теле белән шөгыльләнү мәйданчыгы, җәмәгать бакчасы һәм сулы уен зонасы барлыкка киләчәк. «СИБУР-Холдинг» ГАҖ ярдәмендә күпфункцияле павильон урнаштырылачак. Компания шулай ук сулыкны чистартырга ярдәм итәчәк.
Миславский урамындагы скверда фонтан төзекләндереләчәк, юллар яңартылачак, өстәмә яктырту урнаштырачаклар һәм үсемлекләр утыртачаклар. Фонтанда Зилант скульптурасы пәйда булачак.
Төзекләндерү узган ел ук башланган Кече һәм Зур Чәүкә күлләрендә эшләр июль башында – оя кору сезоны тәмамланганнан соң, ТР Фәннәр академиясе экспертлары тәкъдим иткәнчә, яңарачак. Кече Чәүкә күлендә яңа кече архитектура формалары барлыкка киләчәк, ә Зур күлдә суга карап тору өчен тагын бер күзәтү мәйданчыгы барлыкка киләчәк.