Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
27.06.2022, 15:02

Казан зооботаника бакчасында Бразза мартышкаларының баласы туган

Маймыл баласы әти-әнисе белән гомуми вольерда яши.

Фото: Казан Зооботаника бакчасы матбугат хезмәте

(Казан шәһәре KZN.RU, 27 нче июнь, Юлия Летникова). Казан зооботаника бакчасында тагын тулылану – Браза мартышкаларының баласы туган. Аның җенесен әлегә билгеләү мөмкин түгел, ул даими рәвештә әнисе белән, имә.

Сабый 4 нче июньдә дөньяга килгән, ул вольерда әти-әнисе һәм Бразза мартышкаларының башка вәкилләре белән бергә яши. Килүчеләр «Замбези елгасы»ның яңа яшәүчесен күзәтә ала.

Хәзер Казан зоопаркында яшәүче Бразза мартышкалары гаиләсендә, яңа туган сабыйдан тыш, 4 зат – ике ата һәм ике ана бар. Муфаса кушаматлы ана маймылның бу беренче баласы, ә Игорь атлы ата маймылның – икенче. 2018 елда Тало исемле ана мартышкадан аның Алешенька атлы баласы туган, сабыйга хәзер 4 яшь.

Бразза мартышкалары урам тоннельләре кушылган эчке ябык вольерда яши. Бу конструкцияләр хәрәкәтчән хайваннарның тормышын төрлеләндерү өчен кирәк.

Маймылларның туклану рационы бай: җиләк-җимеш һәм яшелчә, чикләвек, бал, финик, гөлҗимеш сиробы, эремчек, йогурт, тавык ите һәм йомырка, ярмалар һәм прессланган үлән. Яшь ана нык һәм сәламәт бала үстерү өчен кирәкле барлык витаминнар ала, дип сөйләделәр Зооботаника бакчасының матбугат хезмәтендә.

Барлык яңалыклар