Аның ярдәмендә яңа ел вакыйгалары турында белергә яки чара уздыруга гариза калдырырга мөмкин
Фото: Парклар һәм скверлар дирекциясе
(Казан шәһәре KZN.RU, 20 нче декабрь). Казанның парклар һәм скверлар дирекциясенең рәсми сайты барлыкка килде. Яңа ел алдыннан анда «Мерцание» программасы чаралары буенча гид басылып чыкты.
Моннан тыш, сайтта казанлылар җәмәгать киңлекләре турында белә, дирекция эшчәнлеге белән таныша, чараны уздыруга гариза калдыра яки шикаять җибәрә ала, дип хәбәр ителә учреждениенең Telegram-каналында.
Күптән түгел KZN.RU ТР башкаласының 26 җәмәгать киңлегендә 161 бәйрәм чарасы узачагын хәбәр итте. Алар барысы да бер концепция белән берләштереләчәк, ул кунакларга тылсымлы атмосфера белән ләззәтләнергә мөмкинлек бирәчәк.