В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Татарстанда СОVID-19 белән авыруның 102 яңа очрагы теркәлгән.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы октябрь). Татарстанда COVID-19 белән авыруның 102 яңа очрагы теркәлгән: шуларның 1-се читтән кертелгән, калганнары элемтә аша. 32 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 70 кеше өйдә дәвалана.
Авыручылар арасында 31 кеше – Казанда, 26-сы – Чаллыда, 6-сы – Әлмәт районында, 5-се – Чистай районында, 4 кеше – Түбән Кама районында, Өчәр кеше – Бөгелмә, Лаеш, Лениногорск, Нурлат һәм Тукай районнарында, икешәр кеше – Яшел Үзән һәм Мамадыш районнарында, берәр кеше Аксубай, Актаныш, Алексеевск, Югары Ослан, Алабуга, Зәй, Минзәлә, Яңа Чишмә, Питрәч, Балык Бистәсе һәм Ютазы районнарында яши.
10-нчы октябрьгә Татарстанда COVID-19 белән авыруының 27 мең 836 очрагы теркәлгән. Пандемия чорында 23 мең 612 кеше, шул исәптән 17-се узган тәүлек эчендә, савыккан.
Федераль оператив штаб мәгълүматларына караганда, Россиядә тәүлек эчендә коронавирус белән авыруның 28 мең 647 яңа очрагы теркәлгән. Илдә барлыгы 7 млн 775 мең 365 кеше авырган, 6 млн 858 мең 119 кеше сәламәтләнгән, 216 мең 415 кеше үлгән.