Татарстанда COVID-19 белән авыруның 49 яңа очрагы теркәлгән.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы сентябрь). Татарстанда COVID-19 авыруының 49 яңа очрагы теркәлгән, шуларның 1-се читтән кайтарылган, калганнары – контактлы. 11 кеше хастаханәгә озатылган, 38-е өйләрендә дәвалана.
Авыручылар арасында 30 кеше Казанда яши, 10 кеше – Яр Чаллыда, берәр кеше – Апас, Балтач, Бөгелмә, Биектау, Зәй, Лаеш, Мөслим, Питрәч һәм Ютазы районнарында.
9-нчы сентябрьгә Татарстанда 25 мең 905 COVID-19 авыруы теркәлгән. Пандемиянең бөтен чорында 22 мең 631 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 36 – узган тәүлектә. Барлыгы 1 млн 28 мең 725 кеше вакцинацияләнгән, шулардан 879 мең 654 кеше икенче прививканы алган.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә тәүлеккә 18 мең 380 яңа авыру очрагы теркәлгән. Илдә барлыгы 7 млн 84 мең 284 кеше авырган, 6 млн 340 мең 151 кеше сәламәтләнгән, 190 мең 376 кеше үлгән.