В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Татарстанда СОVID-19 белән авыруның 73 яңа очрагы теркәлгән.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы октябрь). Татарстанда COVID-19 белән авыруның 73 яңа очрагы теркәлгән, барысы да элемтә аша. 36 кеше хастаханәгә салынган, 37 кеше өйдә дәвалана.
Авыручылар арасында 26 кеше Казанда, 17-се – Чаллыда, 11-е – Нурлат районында, 5-се – Чистай районында, өчәр кеше – Аксубай, Лениногорск районнарында, берәр кеше – Алексеевск, Арча, Баулы, Яшел Үзән, Лаеш, Түбән Кама, Питрәч, Тукай районнарында яши.
6-нчы октябрьгә Татарстанда 27 мең 474 COVID-19 авыру очрагы теркәлгән. Пандемия чорында 23 мең 455 кеше, шул исәптән 58-е узган тәүлек эчендә савыккан. Барлыгы 1 млн 94 мең 215 кеше вакцинацияләнгән (тәүлек эчендә үсеш – 2128 кеше), шулардан 957 мең 984 кеше икенче прививка алган.
Федераль оператив штаб мәгълүматларына караганда, Россиядә тәүлек эчендә коронавирус белән авыруның 25 мең 133 яңа очрагы теркәлгән. Илдә барлыгы 7 млн 662 мең 560 кеше авырган, 6 млн 778 мең 900 кеше сәламәтләнгән, 212 мең 625 кеше үлгән.