Республикада коронавирустан 879 мең 524 кеше вакцинацияләнгән.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче август). Татарстанда COVID-19 авыруының 50 яңа очрагы теркәлгән, шуларның 3-е читтән кайтарылган, калганнары контактлы. 17 кеше хастаханәгә озатылган, 33 кеше өйләрендә дәвалана.
Авыручылар арасында 23 кеше – Казанда, 13 кеше – Чаллыда, 5 кеше – Тукай районында, 3 кеше – Түбән Кама районында, икешәр кеше – Алабуга һәм Зәй районнарында, берәр кеше – Актаныш һәм Сарман районнарында яши.
9-нчы августка Татарстанда 24 мең 387 COVID-19 авыруы теркәлгән. Пандемиянең бөтен чорында 21 мең 555 кеше сәламәтләнде, шул исәптән 5 – узган тәүлектә. Барлыгы республикада 879 мең 524 кеше вакцинацияләнгән, шуларның 687 меңе икенче прививка алган.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә тәүлеккә 22 мең 160 яңа авыру очрагы теркәлгән. Барлыгы илдә 6 млн 469 мең 910 кеше авырган, 5 млн 769 мең 981 кеше сәламәтләнгән, 165 мең 650 кеше үлгән.