В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Барлыгы 252 татарстанлыда СОVID-19 диагнозы расланган.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU 23-нче ноябрь). Татарстанда COVID-19 белән авыруның 252 яңа очрагы теркәлгән, шуларның икесе читтән кайтарылган, калганнары – контактлы. 85 кеше хастаханәгә озатылган, 167 кеше өйләрендә дәвалана.
Авыручылар арасында – 178 Казан кешесе, 13 кеше – Яр Чаллыдан, 9 кеше Норлат районында яши, 8 кеше – Түбән Кама районында, 6-шар кеше – Алабуга һәм Спас районнарында, 5-әр кеше – Чистай районында, 4-әр кеше – Лаеш һәм Биектау районнарында, 3 кеше – Алексеевск, Югары Ослан һәм Питрәч районнарында, 2-шәр кеше – Әлмәт һәм Балык Бистәсе районнарында, берәр кеше – Азнакай, Бөгелмә, Буа, Яшел Үзән, Кукмара һәм Лениногорск районнарында яши.
23-нче ноябрьгә Татарстанда 36 мең 305 COVID-19 авыруы очрагы теркәлгән. Пандемиянең бөтен чорында 29 мең 859 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 493 кеше – узган тәүлектә.
1 млн 950 мең 940 кеше коронавируска каршы вакцина ясаткан (тәүлеккә үсеш – 17 мең 43), шулардан 1 млн 429 мең 874 кеше икенче прививканы алган.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә тәүлек эчендә 33 мең 996 яңа авыру очрагы теркәлгән. Барлыгы илдә 9 млн 400 мең 835 кеше авырган, 8 млн 89 мең 694 кеше сәламәтләнгән.