Барлыгы республикада СОVID-19 белән авыруның 239 яңа очрагы ачыкланган.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче ноябрь). Татарстанда COVID-19 авыруының 239 яңа очрагы теркәлгән – шуларның 3-се читтән кертелгән, калганнары – элемтә аша. 47 кеше хастаханәгә салынган, 192 кеше өйләрендә дәвалана.
Авыручылар арасында 155 кеше Казанда, 29 кеше – Яр Чаллыда, 6 кеше – Алексеевск, Биектау һәм Алабуга районнарында, 4 кеше – Лаеш районында, 3-әр кеше – Әлмәт, Бөгелмә, Зәй, Минзәлә һәм Тукай районнарында, 2-шәр кеше – Аксубай, Арча, Яшел Үзән, Мамадыш һәм Питрәч районнарында, берәр кеше – Әгерҗе, Актаныш, Әлки, Буа, Югары Ослан, Мөслим, Спас һәм Чистай районнарында яши.
8-нче ноябрьгә Татарстанда 32 мең 404 COVID-19 белән авыру очрагы теркәлгән. Пандемия чорында 25 мең 948 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 37 кеше – узган тәүлектә. Барлыгы 1 млн 692 мең 678 кеше вакцинацияләнгән, шулардан 1 млн 127 мең 854 кеше икенче прививканы алган.
Федераль оператив штаб мәгълүматларына караганда, Россиядә тәүлек эчендә коронавирус белән авыруның 39 мең 400 яңа очрагы теркәлгән. Илдә пандемия башланганнан бирле авыруның 8 млн 834 мең 495 очрагы ачыкланган, 7 млн 587 мең 560 кеше сәламәтләнгән.
Исегезгә төшерәбез, коронавирустан прививканы поликлиникаларда гына түгел, ә вакцинациянең мобиль пунктларында да ясатырга мөмкин. Алар мәдәният учреждениеләрендә, сәүдә үзәкләрендә, кредит оешмаларында һәм башка урыннарда урнашкан. Адреслар һәм эш режимы KZN.RUпорталда басылып чыкты.